20 апрельдә «Казан Кремле» музей-тыюлыгындагы «Манеж» күргәзмәләр залында Татарстан республикасы Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты татар әдәбияты классигы Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «XXI ГАСЫРДА ГАБДУЛЛА ТУКАЙ МИРАСЫ: ӨЙРӘНҮ ҺӘМ ПОПУЛЯРЛАШТЫРУ» дип исемләнгән түгәрәк өстәл утырышы уздырды.
Түгәрәк өстәл утырышында катнашучыларны филология фәннәре кандидаты, ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Халиков, филология фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице- президенты Айнур Тимерханов, Татарстан Республикасы халык язучысы, Г. Тукай исем. ТР Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллин сәламләде.
Язма мирас үзәге өлкән фәнни хезмәткәре Ләйсән Надыршина “Габдулла Тукай шигърияте: XXI гасырдан караш”; әдәбият белеме бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Ләйсән Галиева “Тукайны өйрәнү фәненең торышы һәм алда торган бурычлар”; Казандагы Г. Тукай музее мөдире Гүзәл Төхфәтова “Тукайның тормышын һәм иҗатын популярлаштыруда яңа алымнар” дип исемләнгән докладлар белән чыгыш ясадылар.
Г. Тукайның тормышы һәм иҗатына багышланган күргәзмәдәге экспонатлар хакында Илһам Гомәров, Рауза Солтанова, Азат Ахунов сөйләде.
Иң мөһим вакыйга – чарада катнашучыларга
Габдулла Тукайның рус телендә нәшер ителгән 6 томлы әсәрләр җыентыгы тәкъдим ителде.
Әлеге җыентык хакында Филология фәннәре кандидаты, ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Халиков, Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Рөстәм Галиуллин, ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Идел буе-Урал фәнара тикшеренү лабораториясенең өлкән фәнни хезмәткәре Марсель Ибраһимов, Казан (Идел буе) федераль университеты профессоры Фоат Галимуллиннарның чыгышы тыңланды.
Чараны “Риваять” төрки-татар этно-төркеме чыгышы бизәде.
Фикер алышуда югары уку йортлары укытучылары, фәнни хезмәткәрләр, язучылар һәм журналистлар катнашты.