20 апрель көнне Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры сәхнәсендә тугызынчы тапкыр уздырылучы «Татар малае. Татар кызчыгы» шәһәркүләм бәйгесенең финалы үтте. Бәйгегә барлыгы 200 дән артык гариза килгән. Күптөрле сынаулар аша узып, 8 малай һәм 8 кыз финалистлар дип табылды. Финалга кадәр 1 атна алдан кызлар «Дворянское гнездо» ресторанында бәрәңге тәкәсе пешерде, киемнәренә исемнәренең баш хәрефен чикте. Егетләр исә Казан зоопаркында ике төрле ысул белән төймә тагып күрсәтте, нарат агачы утырттылар. Бу сынаулар өчен аерым баллар куелды.
Сәхнәдә исә һәр катнашучы үзе белән таныштырырга, шәҗәрәсен белергә, иҗади номер күрсәтергә тиеш иде. Моннан тыш, кызлар бәбине биләүгә төреп, бишек җыры җырлап күрсәттеләр, егетләр исә спортта ярышты, кулдан күтәрелделәр (отжимание).
Бәйге нәтиҗәләре буенча гран-при ияләре дип «Апуш.Нәниләр» мәктәп-студиясе шәкертләре – 2 нче гимназия каршындагы балалар бакчасыннан Әмир Бариев (остазы – К.Тинчурин исемендәге Татар Дәүләт драма һәм комедия театры артисты Диләрә Фәттахова) һәм 396 нчы балалар бакчасыннан Зәринә Закирова танылды.
Барлык финалистлар да диплом һәм велосипедлар белән бүләкләнде.
Нәниләребезне чын күңелдән зур җиңүләре белән котлыйбыз! Киләчәктә дә милләтебезнең асылташлары булып үсеп җитүләрен теләп калабыз!
Чыганак: “Апуш” татар балалар театр студиясе.