ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / «Татарча диктант» һәм «Мин татарча сөйләшәм!» акцияләренә багышланган матбугат очрашуы узды
«Татарча диктант» һәм «Мин татарча сөйләшәм!» акцияләренә  багышланган матбугат очрашуы узды

«Татарча диктант» һәм «Мин татарча сөйләшәм!» акцияләренә багышланган матбугат очрашуы узды

Бүген Татмедианың конференцияләр залында «Татарча диктант» һәм «Мин татарча сөйләшәм!»акцияләрен уздыруга багышланган матбугат очрашуы узды.

Очрашуда спикерлар: Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Хәсәнов Райнур Рәүф улы, «Мин татарча сөйләшәм!» гала-концертының музыкаль кураторы, Yummy Music ләйблы продюсеры Шәймиев Булат Илнар улы, «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең гала-концерты алып баручысы һәм пиар белгече Лерон Ләйлә Лемон кызы, «Мин татарча сөйләшәм!» гала-концертында чыгыш ясаучы, җырчы, «Дәфнә» проектының авторы Кадырова Фәүзия Рәшит кызы чыгыш ясады. Алар әлеге оештырыласы чаралар буенча мәгълүмат җиткерделәр, журналистларның сорауларына җавап бирделәр.

Бу акцияләрнең төп максаты – татар телен саклау һәм аны киң җәмәгатьчелек арасында популярлаштыру, грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү, татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту, шулай ук татар халкының милли үзаңын һәм мәдәни үзенчәлеген ныгыту.

Белешмә: Дөньякүләм «Татарча диктант» белем тикшерү акциясе бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланачак. «Татарча диктант» беренче тапкыр 2016 елда Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм татар телен яратучы иҗади активистлар инициативасы белән оештырылган. Бүгенге көндә акция 26 илдә һәм Россия Федерациясенең 73 төбәгендә яшәүче милләттәшләребез катнашында уза. Татарстан Республикасының барлык районнары, Казан шәһәренең югары уку йортлары һәм төрле оешмалары әлеге чарага киң җәмәгатьчелекне җәлеп итүгә күп көч куя. Елдан-ел катнашучылар саны арта: акция мәйданчыкларында һәм онлайн форматта меңләгән кеше үзенең татар телен белү дәрәҗәсен сынап карый.

«Мин татарча сөйләшәм!» акциясе 2006 елдан башлап уздырыла. Быел әлеге акция 21 тапкыр үткәреләчәк һәм үз эченә 20дән артык чараны һәм проектны алачак. Акция Казан шәһәрендә генә түгел, Татарстан Республикасының барлык районнарында да оештырыла. Аның гомуми аудиториясе 20 меңнән артык кешене колачлый. Соңгы ун елда проект татар яшьләрен 50дән артык яңа музыкаль төркем һәм башкаручы белән таныштырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*