ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Татар теле укытучылары 115 мең сум акча ала алачак
Татар теле укытучылары 115 мең сум акча ала алачак

Татар теле укытучылары 115 мең сум акча ала алачак

Татарстанда туган (татар) тел һәм әдәбияты укытучыларына ярдәм форматын үзгәртәләр. Грантлар урынына аларга профильле олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар әзерләгән өчен акчалата түләүләр бирелә башлаячак. Бу хакта ТР Министрлар Кабинеты проектына аңлатма язуында әйтелә, хәзер ул коррупциягә каршы экспертиза уза.

Үзгәрешләрнең асылы – грант системасыннан турыдан-туры түләүләргә күчү. Шул ук вакытта программа эчтәлеге элеккечә кала: укучылары татар теле һәм әдәбиятыннан республика олимпиадаларында яки татар теле буенча халыкара олимпиадада югары нәтиҗәләргә ирешкән укытучылар бүләкләнәчәк.

Түләүләр конкурс нигезендә бүленәчәк. Пособие күләме 115 мең сум тәшкил итәчәк, ел саен аны 13 педагог ала алачак.

Чыганак: “Татар-информ”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*