26 апрель 2018 елны, сәгать 16:00 Казан шәһәрендә “Мин татарча сөйләшәм!” акциясенең нәтиҗәсе ясалачак һәм гала-концерт узачак.

Антипремия «Тяжело с татарским»
Берничә ел дәвамында“Мин татарча сөйләшәм!” акциясенең оештыручылары тарафыннан ике дәүләт телендә дә мәгълүмат җиткермәгән дәүләт оешмалары рейтингы төзелә.
Ел дәвамында оештыручылар төрле оешмаларга татар телен куллануларын сорап хатлар язалар. 15 кешедән торган команда муниципаль берәмлекләр ике дәүләт телендә дә мәгълүмат җиткерү-җиткермәвен тикшерделәр.
Антипремия оешмаларның эшчәнлегенә уңай тәэсир итүен билгеләп үтик. Мәсәлән, 
Быелгы антипремия антилауреаты гала-концертта билгеле булачак.
Быелгы хедлайнер —«АИГЕЛ» хип-хоп дуэты!
“Мин татарча сөйләшәм” акциясенең гала-концерты 26 нчы апрель(пәнҗешәмбе) – Габдулла Тукай туган көнендә узачак. Бу көнне 16:00 сәгатьтә Бауман урамында концерт кына түгел, акция логотиплары ясалган ябыштыргычлар тарату һәм башка чаралар да була.
Традиция буларак, “Мин татарча сөйләшәм!” концерт программасы быел да тере татар музыкасына һәм яшь башкаручыларга багышлана.

Концерт хедлайнеры – Яр Чаллы шагыйрәсе Айгөл Гайсина белән Петербург музыканты Илья Барамия катнашындагы “АИГЕЛ” хип-хоп дуэты – 2017нче елның иң танылган музыкаль проекты. “1190” альбомынакергән “Татарин” җырының клибын (шулай ук “Вечерний Ургант” эфирында да яңгыраган) 2,7 миллионнан артык тапкыр караганнар.
“Мин татарча сөйләшәм!”акциясенең оештыручылары – ТРның фән һәм мәгариф министрлыгы, ТРның мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты ярдәме белән – Бөтендөнья татар яшьләре форумы.
Генераль спонсор: “Түбәтәй” милли хәләл фастфуд челтәре