tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәкый Исәнбәт тууына 120 ел тулуга багышланган чаралар узды
Нәкый Исәнбәт тууына 120 ел тулуга багышланган чаралар узды

Нәкый Исәнбәт тууына 120 ел тулуга багышланган чаралар узды

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов һәм Нәкый Исәнбәт иҗатын өйрәнүче галимә Миләүшә Хәбетдинова Нәкый аганың туган ягында, күренекле шәхеснең тууына 120 ел тулуга багышланган чараларда катнаштылар.

Миләүшә Хәбетдинованың шәхси аккаунтыннан:

“Без Малаязда булдык… Нәкый Исәнбәт иҗатын бер ел өйрәнүнең бер матур нәтиҗәсе. Рәхмәт Данил абый Салиховка, Язучылар Союзына! Иң зур рәхмәтләрем Малаяз мәктәбе укытучыларына. Безне бик җылы каршы алдылар! Кунаклар өчен бик эчтәлекле программа эзерләгәннәр. Нәкый Исәнбәт музеенда булдык. Йолдыз апа җибәргән китапларны тапшырдык. Мөршидә Кыямова бүләк иткән “Татарстан” журналларын да тапшырдык. Экспозиция белән танышкач, Нәкый аганың туган җире белән тыгыз элемтәдә торганлыгы ачыкланды. Музейда аның автографлары белән китаплары , туганнарына язган хатлары, фотолар, саклана… Безнең өчен иң кыйммәтлесе – үзе төзеген шаҗәрәсе! Кечкенә генә музей бездә бик җылы хисләр тудырды. Бу экспозицияне тудырган кешеләр Нәкый аганы бик хөрмәт иткәннәр, яратканнар, горурланганнар… Кызганыч, алар да безнең арабызда юк инде!”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*