Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Яшел Үзән районы Норлат авылы китапханәсендә бик матур чара узды, ул авылыбызда яшәүче төрле милләт ханымнары арасындагы “Телләр төрле – теләкләр бер”, дип аталган бәйге. Чыннан да дуслык бәйрәме булды бу бәйге, барлык тамашачыларның “Туган тел” җырын башкаруы белән тәмамланды!
Элек район үзәге булган авылда эшкә җибәрелеп төрле милләт вәкилләре килеп төпләнгән булган, шунлыктан татарлар белән бергә аралашып рус, мари, мордва, чувашлар да дуслашып, хәтта туганлашып беткән диярлек. Соңгы елларда авылыбызда үзбәк, таҗик, әрмән гаиләләре дә яши башлады. Барлык милләт халыкларына да үз теле, гореф-гадәте, йолалары, ризыклары якын. Бәйгенең максаты да, бергә аралашу, милли ашларын тәкъдим итү, фольклорын ишетү һәм үзләре белән якыннан танышу иде.
Катнашучы ханымнар барысы да – үз һөнәрләре буенча уңышлар казанып, халыкка тырышып хезмәт иткән, хөрмәт казанган, хәзер инде лаеклы ялга чыккан күркәм затлар. Милли күлмәге, калфагы белән үк мин татармын, дип торучы Флера Кәрим кызы Мусина – һөнәре буенча тәрбияче. Мәктәпне тәмамлауга балалар йортында эшли башлый, читтән торып педагогия көллиятен тәмамлаган. Тормышка чыгып, гаилә коргач, үзе әйтмешли, бәхет эзләп Кемерово өлкәсендәге шәһәргә барып урнашалар. Анда да Флера ханым балалар тәрбияли, үзләре дә ике ул үстерә.
– Сагынмаган бер көнем дә юк иде, – дип сөйли ул. – Бигрәк тә рәхәтләнеп үз телемдә сөйләшерлек кеше булмау кайтасы килүне көчәйтеп торды. Авылга яңадан әйләнеп кайткач, иркен сулап җибәрдем, туганнарым, күршеләрем, дусларым белән үз телеңдә аралашуга җитәме соң?
Үзе белән таныштыру шулай ук тәрбияче булып эшләгән Наталья Николаевна Терешинага җитте, аның да әти-әнисе гомер буе безнең авылда яшәгән кешеләр. Шуңа күрә Наталья ханым да татарчаны су урынына эчә, өч кызым да яхшы белә, кайчакларда русча сүзне таба алмыйча торсак, татарча әйтәбез, дип көлә. Әле тел белүе аркасында булган кызыклы да, үзе өчен файдалы да булган вакыйганы искә төшерде.
– Ике теллелек турындагы закон чыккач, мине татарча өйрәнү өчен өч атналык курсларга җибәрделәр. Барыбызга да кәгазьгә язылган биремнәр биреп чыктылар, мин бер сүзне аңламадым да, укытучыдан бу нәрсәне аңлата соң, дип, татарча сорадым. Укытучым (Арча педагогия көллиятенең тәҗрибәле мөгаллиме иде), күзләрен зур итеп ачып, миңа карады да, “ә сез ник килдегез монда, ди. Сез бит татар!” Юк, мин әйтәм, мин – рус. Шуннан минем дәрәҗәм үсте, тел беләм бит, әле имтиханга гына килерсең, дип, кайтарып та җибәрделәр.
Бәйгедә өченче катнашучы Мөнирә ханым Разетдинова гаиләсе белән ерак Таҗикстаннан, анда чуалышлар башлангач кайтып яши башладылар. Аның әнисе чыгышы белән Урысбага авылы янәшәсендәге Никчыктым авылыннан, сугышка кадәр үк китеп, шунда тормышка чыккан була. Турсунзадә шәһәренә якын гына поселокта яшәгәннәр. Мөнирә ханымның һөнәрләре күп төрле, ул массаж да ясый, шәфкать туташы да, бала таптыручы да булып эшләгән. Иң күп тел белүче дә әле: татарча, русча, үзбәкчә, таҗикча да оста белә.
Сүзгә генә түгел, аш-суга да оста икән ханымнар, пешереп килгән пирог, коймак, пылау, тагын башка тәм-томнары да, җырга-моңга бай булулары да, сорауларга биргән җаваплары да бик үткен, белемле булуларын күрсәтте. Әлеге кирәкле, тәрбияви чара буларак уздырылган бәйгене уздыруга китапханәче Алсу Садикова белән Лилия Габделбариевалар бик уйлап хәзерләнгән, ике телдә, шигырь юллары белән алып барулары ук күркәм күренеш. Ханымнарга бәя бирү өчен жюри дә сайланды, авылыбызның “Ак калфак” хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Роза Илдус кызы Ягудина, талантлы егетебез Альберт Гатауллин һәм Шамил Сираҗиев иде. Роза Илдус кызына бәя бирү җиңел булмагандыр, чөнки ул аларның һәрберсе белән йә бергә эшләгән, йә бергә уйнап үскән, барысына да җылы мөнәсәбәте, рәхмәт сүзләре, искә алырлык хатирәләре сакланган. Альберт Гатауллин үзен бик игътибарлы икәнен күрсәтте, барысына да мәзәкләп булса да үз сүзен әйтте. Әлбәттә, дуслык җиңде, төрле номинация дә җиңүче булды кызлар. Ханымнарның барысына да авыл җирлеге башлыгы Илдус Саттаров матур чәчәк бәйләмнәре тапшырды, үзенә сүз бирелгәч тә, гаиләләр, милләтләр дуслыгы турында бик мәгънәле сүзләр әйтеп, барлык катнашучыларга изге теләкләрен җиткерде!
Бәйге барган арада мәктәп укучыларының чыгышлары, татар, рус, таҗик биюләре, Фирдинә Азизованың моңлы җырлары аеруча матур төсмерләр өстәде. Китапханәче кызлар бәйгедә катнашучы ханымнарга рәхмәт хатлары, бүләкләр дә тапшырдылар. Дүртенче катнашырга тиешле милләт вәкиле Светлана Мартин кызы Аракелян үзе катнаша алмаса да, күчтәнәч итеп әрмәннәрнең яраткан ризыгы (аларның гына микән) лепешкалар, татарчасы ничектер, пешереп җибәргән. Менә шундый чыннан да дуслык бәйрәме булды бу бәйге, барлык тамашачыларның “Туган тел” җырын башкаруы белән тәмамланды!
Розалия Ибраһимова