tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессында “Сәхибҗамал” татар хатын-кызлары оешмасы вәкилләре белән очрашу узды
Бөтендөнья татар конгрессында “Сәхибҗамал” татар хатын-кызлары оешмасы вәкилләре белән очрашу узды

Бөтендөнья татар конгрессында “Сәхибҗамал” татар хатын-кызлары оешмасы вәкилләре белән очрашу узды

Бүген, 22нче март көнне, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бинасында Башкортстан Республикасы  “Сәхибҗамал” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы вәкилләре белән очрашу узды.

Кунакларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев сәламләде. Ул очрашуда катнашучыларга Бөтендөнья татар конгрессының тарихы һәм бүгенге көндә эшләп килүче проектлары хакында сөйләде. Мәсәслән, бу көннәрдә узган Бөтенроссия төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыены, март азагында үткәреләчәк Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре  җыены, Бөтендөнья яшьләр форумы проектлары, федераль округларда очрашулар уздыру һ.б.

-Сезне Казанда күрергә бик шатбыз, киләчәктә дә мондый очрашулар еш булып торсын, – диде Марс Тукаев.

“Сәхибҗамал” хатын-кызлар оешмасы вәкилләре Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова да аралашты. Ул гореф-гадәтләрне саклау өлкәсендә “Ак калфак” оешмасы тарафыннан алып барыла торган эшчәнлек хакында сөйләде. “Хатын-кызлар оешмалары бергәләшеп, ярдәмләшеп эшләргә тиеш,” – дип ассызыклады Кадрия Раес кызы.

Атаклы журналист, Бөтендөнья татар конгрессының  “Дөнья” студиясенең баш мөхәррире Римзил Вәлиев балаларга тәрбия бирү, телне саклау мәсьәләләре хакында фикер алышу өчен онлайн форматтагы очрашуларны ешрак үткәрергә тәкъдим итте.

Кунаклар мондый очрашуларны оештыру, аралашу мөмкинлеге тудырган өчен үз рәхмәтләрен җиткерделәр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*