tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанның Архангель районы Заһит авылында Нәүрүз бәйрәме гөрләп үтте
Башкортстанның Архангель районы Заһит авылында Нәүрүз бәйрәме гөрләп үтте

Башкортстанның Архангель районы Заһит авылында Нәүрүз бәйрәме гөрләп үтте

20нче март көнне Башкортстанның Архангель районы Заһит авылында Нәүрүз бәйрәме гөрләп үтте. Бәйрәмдә читтә яшәгән авылдашлардан башка, Татарстанның Башкортстандагы Даими вакиле Йосып Диһанша улы Якубов, «Ак калфак» оешмасының Башкортстан бүлеге җитәкчесе Люция Ябир кызы Вафина, Башкортстан Республикасы татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов һәм Архангель районы хакимияты җитәкчелеге катнашты.

Заһитлылар Нәүрүз бәйрәмен унбиш елдан артык үткәрәләр. Шулай ук авыл мәдәният йортында 2014нче елдан бирле «Әхирәтләр» вокаль ансамбле уңышлы чыгышлары белән авылдашларын куандыра.

Заһит авылы мәктәбендә оештырылган бәйрәмдә балалар матур итеп җыр биюгә булган маһирлыкларын курсәтүдән тыш урамда оештырылган кышкы уеннарда да көч сынашты. Чарада катнашучыларны һәм килгән барлык кунакларны да соңыннан тәмле татар ашлары белән һәм кайнар чәй белән сыйладылар.

Рузил Имамов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*