tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Омск шәһәрендә Нәүрүз бәйрәме уздырдылар
Омск шәһәрендә Нәүрүз бәйрәме уздырдылар

Омск шәһәрендә Нәүрүз бәйрәме уздырдылар

Омскида өлкә күләмендә өч елга бер оештырыла торган Нәүрүз бәйрәме быел Москаленко районының Новоцарицыно авылында үткәрелде. Бәйрәм милли атрибутикалар, кул эшләре күргәзмәләреннән башлап, ут чабышы һәм милли уеннар белән үрелеп барды.

Татар оешмаларыннан шәһәр милли-мәдәни мохтариятенең “Ак Калфак” оешмасы хатын-кызлары, “Иртеш” өлкә мәдәният үзәге үзешчәннәре, Денис Сигановның “Ләйсән” иҗат төркеме, “Туган як киңлекләре” оешмасы катнашты. Концерт программасында татар җырлары яңгырады, күргәзмәләрдә кул эшләре, милли ризыклар тәкъдим ителде.

Өлкә мәдәният министрлыгы каршында эшләүче Дуслык Йорты оештырган Нәүрүзне Дәүләт Думасы депутаты Олег Смолин һәм өлкәнең мәдәният министры урынбасары Иван Шеин ачып җибәрделәр.

Розалия Сайганова

Омск

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*