30 ноябрь көнне Омскиның “Дом кино” дип аталган мәдәният йортында иң беренче татар хатын-кыз композиторы буларак танылган Сара Садыкованың иҗатына багышланган кичә узды. Кичәне оештыручы “Ибер” милли-мәдәни мохтәрияты каршында эшләп килүче “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы булды.

Омски татарлары арасында таныклы журналист, сүз остасы, радио һәм телевидениедә диктор булып эшләгән, күп еллар “Умырзая” концертларын алып барган Розалия Мәгарип кызы Сайганова тулы һәм аңлаешлы итеп Сара апаның тормыш юлын сөйләп тамашачыларга ирештерде.
Татар халкы өчен җанга якын баян, гармун моңнарыннан тыш, сәхнәдән сихри һәм тансык фортепианода башкарылган көйләр дә яңгырады. Мәдәният һәм сәнгать коллиятендә эшләүче музыка укытучысы Дистанова Әлфия Наил кызы татар моңнарын шул рәвештә халыкка җиткерә алды.

Җирле үзешчән татар коллективлары һәм аерым башкаручылар Садыкованың инде ничә дистә еллар буена популярлыгын югалтмаган җырларын башкарды.

Һәр катнашучы “Ибер” мохтәрияты рәисе урынбасары Катыров Марат Сафар улы тарафыннан рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Фагилә Чумарова