tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Саратов өлкәсендә Ислам дине тарихына багышланган яңа проект оештырдылар
Саратов өлкәсендә Ислам дине тарихына багышланган яңа проект оештырдылар

Саратов өлкәсендә Ислам дине тарихына багышланган яңа проект оештырдылар

Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең «Яңарыш» мәдәни-белем бирү оешмасы Россиядә Ислам тарихына багышланган күчмә лекцияләр башлады.

Россия мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителгәнчә, беренче лекция Энгельс шәһәренең Җәмигъ мәчетендә булган. Очрашуны 2 июльдә «Яңарыш» оешмасы җитәкчесе Рөстәм хаҗи Әбделмәнов уздырган.

Мультимедиа форматындагы презентациядә Россиядә Исламның төп чорлары, шулай ук безнең илдә ислам тарихында зур әһәмияткә ия булган урыннар турында мәгълүмат күрсәтелде. Үз чыгышында Рөстәм хаҗи Дербент, Идел Болгары һәм Наровчатка басым ясады.

Мондый очрашулар Идел буе Болгарында Ислам динен рәсми рәвештә кабул итүгә 1100 ел тулуга әзерлек кысаларында Саратов өлкәсендә уздырыла. Якын арада мондый лекцияләр Ивантиев районының Энгельс шәһәрендәге «Әбү Хәнифә» мәчетендә узачак.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*