tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сез иң гүзәл кеше булгансыз…
Сез иң гүзәл кеше булгансыз…

Сез иң гүзәл кеше булгансыз…

Менә быел да алтын көзләр җитеп, инде сентябрь ае белән дә хушлаштык. Бу ай быел җәй ае кебек җылы булганлыктан, әле көзгә кергән шикелле дә тоймадык үзебезне. Әмма мәктәпкә баручы укучылар, саргайган агач яфраклары бу фасылга дәлил иделәр. Октябрь ае – укытучыларыбызның һөнәри бәйрәме белән башланганлыктан, күбе- безнең күңелләренә үзләрен укыткан укытучылары искә төшәдер, сыйныфташлар белән булган кызыклы хәлләр күз алдына килеп, елмаерга мәҗбүр итәдер. Һәр кешенең күңелле балачаклары, матур, хыялый үсмер чаклары мәктәп еллары белән бәйле шул. Менә шушы кызыклы мәктәп елларында безне укыткан, безнең белән янәшә атлап барган укытучыларыбыз турында мин дә бәян итәргә булдым әле. Инде күбесе бакыйлыкка күчсәләр дә, алар турында истәлекләр хәтердә күп вакыт яңарып тора.

Безнең Татар Кумбашы мәктәбендә үз эшләренә чын күңелдән бирелгән, балаларны яраткан мөгаллим, мөгаллимәләр эшләде. Ул елларда укытучыларга бик күп өстәмә эшләр өстәлсә дә, алар төп эшләре – балалар укытуга беркайчан да хилафлык китермәделәр. Аларның барысы турында  язып бетерергә мөмкин дә түгел, максатым да ул түгел. Үземне укыткан укытучылар, соңыннан коллегаларым да булганнары турында сүзем.

Безне, 1971 елда укыр-га кергән 23 баланы, Гөлҗиһан апа Әүхәтшина кабул итеп алды. Без иске мәктәп янына салынган аерым бинада укыдык. Укытучыбыз ачык йөзе, тәмле сүзе белән безне үзенә каратты. Бер авылда яшәп, сыйныфыбызда әле миңа таныш түгел балалар да бар иде. Гөлҗиһан апа бик таләпчән, үз эшенең остасы иде. Аерым бинада укыгач, директор, завуч дигән сүзләрне әле без декабрь аенда гына белдек, чөнки алар дәресләргә йөри башладылар.

Ул елларда башлангыч белемне 3 ел бирәләр иде. Без Асия апа Фәйзрахманова  кулына күчтек. Бу укытучыбыз турында инде без 3 ел дәверендә ишетеп, күреп өлгергән идек. Чөнки Асия апаның матур итеп җырлавын, өздереп биюен, укучылар белән шаяртып алуларын, кирәксә,  Яңа ел бәйрәмнәрендә Кыш бабай булып бүләкләр таратуын күрми мөмкин түгел иде. Асия апа шушы талантлары белән әле бик яхшы психолог та иде. Анда баланың эчке кичерешләрен аңлау сәләте дә бар иде, кем үткән теманы башкаларга үтемле итеп аңлата алуын, кемнән яттан биргәнне иң беренче сорарга, кайсы баланы бүген борчымаска-күзләрдән дә күреп аңлый иде сыман. Ул безне рус теле, әдәбияты, җыр дәресләре укытудан тыш, үзе белгән барлык һөнәрләргә дә өйрәтергә тырышты. Рус теле түгәрәгендә эшләгәндә кайсы айның ничә көннән килүен хәтерләп калу өчен өйрәткән серле апюньсенно сүзен мин бүген дә куллангалыйм. Ә авыл клубында сыйныфыбыз белән концерт куюлар, әле ул концертка әзерләнү – үзе бер могҗиза була иде! Асия апа өйрәткән җырларны әле шул елларда белем алган күп кеше хәтерли булыр! Бик кызык бер шундый хәл истә калган. Бер елны безнең сыйныфка 1 май бәйрәменә клубта концерт кую чираты тиде. Гармунчы абыйлар соңга кадәр колхоз басуында эшлиләр, магнитофоннар әле юк, ә бер кызыбызның концертта биисе бар. Бу чыгышны арткарак та куеп карадык, әмма файдасыз – музыка юк. Асия апа аптырап калмады, үзе татар халык бию көен “инә-нә, инә-нә” дип көйләп, әзерләнгән кызны биетте, тамашачылар кул чабып ярдәм итеп тордылар.  Апабызның безне чын тормышка, зурлар тормышына әзерләве дә, безгә ничектер гади итеп аңлатуы – ул вакытта барыбыз тарафыннан да бик яхшы үзләштерелгәндер. Инде үзебез әти-әниләр булгач та, Асия апаны күрсәк, төзрәк атлап барырга тырыша идек, чөнки беләбез, безгә кисәтү ясалачак.

Математика минем яраткан фәннәремнең берсе буларак, бу фәнне укыткан укытучы апабызны да атап китми булмый. Ул – Мәнсүрә апа Нәҗипова. Аның биргән төпле белеме миңа башка уку йортларында укыганда да югалып калмаска мөмкинчелек бирде, тормыш юлында булган математик гамәлләрне дә оста башкарам дип уйлыйм. Без, балалар, Мәнсүрә апаның кәефен киеменнән күреп билгеләргә остарып беттек. “Апа бүген шәмәхә костюмнан килгән, димәк, кәефе әйбәт” дип, яисә “Бүген математика дәресендә әйбәтләп тыңлап утырыгыз, бүген укытучы яшел костюмда”, дип, бер-беребезне кисәтә идек.

Наилә апа Мостафина турында ул чорда укыган балаларда бары яхшы истәлекләр генә сакланадыр.  Туган телебез, татар авторларының иң мавыктыргыч әсәрләре турында без аңардан белдек. Ул безгә бик яхшы итеп укуга кызыксыну уяткан. Үзе күп укый, укыган әсәрләрен безгә сөйли, һәм иң кызык урында туктап кала. Ничек шуннан соң бу китапны табып укымыйсың соң инде? Иң начар укучы да имтихан вакытында Наилә апа булуын теләп килә иде, чөнки белә, Наилә апа булса – сынауны үтәчәк. Инде лаеклы ялга чыккач та Наилә апа яныннан кеше өзелмәде: тормышлары авыраеп китсә дә, гаиләдә аңлашылмаучылык булса да, бакчачылык буенча да аның янына киңәш сорап килделәр. Безнең чорда укыган укучыларның барысына да мәгълүм – Наилә апа белән Асия апа икесе искиткеч җырлыйлар иде! Алар башкаруында «Сарман» көе танылган җырчыларныкыннан да җылырак, матуррак чыга иде бит!

Без, кызлар, физика фәненә бик мөкиббән китмәсәк тә, Равилә апа Бариеваның бу фәнен үзләштерергә тырыша идек. 10нчы сыйныфта имтиханны барыбыз да бирәсе бит! Әлфия апа Нәҗипованың немец теле дәресләрен дә көтеп ала идек. Безгә таныш булмаган алман сүзләреннән кызык ясап көлеп утыра идек: «Петер, дер фатер, дер муттер…» Әлфия апа яңа исемне атый, без шул арада аны үзебезчә кызыкка әйләндереп пырхылдап көләбез… Ә химияне үз фәнен фанатларча яраткан Мәрфуга апа Мөбарәкшина укыта иде. Без, гади авыл балалары, аның төрле тәҗрибәләр үткәреп, үз фәненә кызыксыну, укырга теләк тәрбияләвен аңлап бетердек микән? Химия, биология кергән көннәрне дежур торырга ярата идек, чөнки Мәрфуга апага дәрес әсбапларын алып чыгышырга лабораторияга ке- рәбез. Ә анда кергәч, кеше скелеты белән “исәнләшәбез”, бер-беребезне куркыта-куркыта, скелетның авызын ачтырып бармакны кыстыра идек. Укытучы артыннан глобус тотып чыгу да зур дәрәҗә кебек иде.

Бу тормышны калдырып киткән укытучыларымның урыннары оҗмах түрләрендә булсын, исәннәргә Аллаһ хәерле гомер бирсен иде әле.  Сыйныфыбыздан 3 кызның укытучы һөнәрен сайлавы – аларның шәхсән үз үрнәкләрендә бу хезмәткә кызыксыну, хөрмәт уятуларының нәтиҗәседер.  Тормышыбызда Сезнең нинди мөһим урын алып торганыгызны без әле ул вакытта төгәл генә аңлап та бетермәгәнбез. Мәктәпне тәмамлап, еллар узгач кына, кеше үз тормышында укытучының нинди роль уйнаганын аңлыйдыр.   Остазларым турында сүземне Шөн авылында күп еллар эшләгән коллегам Светлана Шәрәфетдинованың шигырь юлларыннан өзек белән тәмамлыйсым килә:

Укытучым сызган акбур эзе

Ак нур булып күчте күңелгә.

Уйларымда еш әйләнәм мәктәп,

Синдә узган кызык гомергә.

Әй, мәктәбем, күңел җырым аша

Җитсен сиңа олы рәхмәтем.

Мин һаман да укучысы әле

Тормыш дигән олы мәктәпнең!

Диния ЗАҺИДУЛЛИНА

Татар Кумбашы авылы

“Дуслык” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*