tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Язучы, җәмәгать эшлеклесе Дамир Гыйсметдин вафат
Язучы, җәмәгать эшлеклесе Дамир Гыйсметдин вафат

Язучы, җәмәгать эшлеклесе Дамир Гыйсметдин вафат

Озак еллар Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары булып хезмәт иткән, язучы, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Дамир Гыйсметдин бакыйлыкка күчте.

Бөтендөнья татар конгрессы коллективы Дамир Минсәгыйрь улы гаиләсенең, балаларының авыр кайгысын уртаклаша. Мәрхүмнең урыны оҗмахта, авыр туфрагы җиңел булсын. Иннә лилләһи вә иннә иләйһи рәҗигун.

Хушлашу 7 ноябрь көнне сәгать 10.00дә “Казан нуры” мәчетеннән булачак.

Дамир Минсәгыйрь улы Гыйсметдинов 1949 елда Чуашстанның Батыр районы Татар Тимәше авылында дөньяга килә. 1971 елда ул Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә. 1975-1990 елларда “Чаян” журналында эшли. 2002 елдан ул ТР Язучылар берлеге әгъзасы, 2003 елдан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары вазифасын башкара.

10 ел дәвамында Д.Гыйсметдинов “Азатлык” радиосы белән хезмәттәшлек итә, хәбәрче булып эшли. Шул ук вакытта аның язмалары матбугат битләрендә дә дөнья күрә.

Д.Гыйсметдин укучыларга язучы-сатирик, шагыйрь һәм күпсанлы эстрада җырлары авторы буларак та яхшы таныш.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*