Латвиядәге “Идел” татар җәмгыяте татар һәм латыш әкиятләрен ике телдә туплап бик матур китап бастырып чыгарган. Проект Рига Думасының матди ярдәме белән тормышка ашырылган.
Китапта җиде татар халык әкияте: “Сандугач”, “Кем нәәрсә ярата”, “Кәҗә белән сарык”, “Васыять”, “Өч кыз туган”, “Яратмасаң тыңлама, ялганларга комачаулама”, “Кемгә читенрәк?” – һәм җиде латыш халык әкиятен укып була. Татарча һәм латышча.
Китап балалар әкиятләргә ясаган рәсемнәр белән бизәлгән.