13 февральдә Бөтендөнья татар яшьләре форумы УНИКС концертлар залында беренче тапкыр Казанда укучы татар студентларын жыйды.
Очрашу чит төбәкләрдән килгән ватандаш студентларны Казан шәһәре һәм татар яшьләре берләшмәләре белән таныштыру максаты белән үткәрелде. Ике блоктан торган чара TED форматындагы кыска мотивацион чыгышлар сериясе; Бөтендөнья татар яшьләре форумы эшчәнлеге, “Ачык университет” проекты белән таныштыру һәм заманча татар музыкантлары катнашында концерт программасын үз эченә алды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев бу чараны тарихи вакыйга дип атады.

“Быел без Бөтенроссия татар яшьләре форумын уздырабыз. Әгәр кемдер үз потенциалын күрсәтергә тели икән, безгә кушылыгыз. Без сезнең белән тәҗрибә уртаклашыр идек”, – дип чыгышын тәмамлады Милли Шура рәисе.