tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар яшьләре көннәрендә җанисәпкә багышланган дәресләр узачак
Татар яшьләре көннәрендә җанисәпкә багышланган дәресләр узачак

Татар яшьләре көннәрендә җанисәпкә багышланган дәресләр узачак

14-18 сентябрьдә узачак Татар яшьләре көннәре программасына халык санын алуга багышланган дәресләр дә кергән.

«Җанисәп — алдагы зур вакыйгаларның берсе. Шуңа күрә бу темага кагылмый мөмкин түгел. Берничә көн дәвамында этнотарих турында сөйләячәкбез. Анда җанисәп темасы да күтәрелә. Онлайн яисә офлайн җанисәптә ничек язылырга? Шушы механизмнар турында сүз барачак. Дәресләрне тарихчы Фаяз Хуҗин һәм Руслан Айсин алып барыр дип көтелә», — диде «Идел» яшьләр үзәге директоры Зөлфия Ибләминова.

Быелгы программада башка чаралар да каралган.

«Катнашучылар өчен программада кызыклы һәм мәгълүмати лекцияләр, татар теле дәресләре, вокал, журналистика, тарих, кул эшләре һәм башка өлкәләргә бәйле осталык дәресләре бар. Яшьләр өчен мөһим мәсьәләләр турында фикер алышулар оештырыла. Мәдәни программа да булачак», — диде ул «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында.

Гадел Әхмәтҗанов

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*