tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөгелмәдә “Милли моң” Россиякүләм мөнәҗәтләр фестивале узачак.
Бөгелмәдә “Милли моң” Россиякүләм мөнәҗәтләр фестивале узачак.

Бөгелмәдә “Милли моң” Россиякүләм мөнәҗәтләр фестивале узачак.

11 сентябрьдә Бөгелмәдә “Милли моң” Россиякүләм мөнәҗәтләр фестивале узачак. Быелгы фестиваль Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына һәм Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлап үткәреләчәк. Бәйгене оештыручылар булып Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Бөгелмә мөхтәсибәте, Бөгелмә шәһәренең Татар мәдәнияте үзәге тора.

Мөнәҗәтләр башкару фестивале халык арасында татар-мөселман традицияләрен популярлаштыру, татар телен һәм милли-мәдәни мирасны барлау, саклау, үстерү, Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүчеләр арасында дуслык җепләрен ныгыту максатыннан оештырыла.

Конкурста катнашу өчен җиде яшьтән һәм аннан өлкәнрәкләр чакырыла. Ярыш ике номинациядә узачак: “Соло” һәм “Ансамбльләр”. Бәя бирүчеләр башкару осталыгына, образлы эчтәлекне эмоциональ яктан бирә белүгә, ачык дикция һәм аһәңле яңгырашка, интонациягә, репертуарга, сәхнә костюмының ислам кануннарына туры килүенә һ.б. игътибар итәчәк. Фестивальдә җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр, ә һәр солист һәм ансамбль конкурста катнашу хакында сертификатлар алачак.

“Милли моң” мөнәҗәтләр фестивале 2021нче елның 11нче сентябрендә сәг. 09.30-да Татар мәдәнияте үзәгендә узачак. Адресы: Бөгелмә шәһәре, Гашек урамы, 3 нче йорт. Узган елны мөнәҗәт фестивале ике йөздән артык сәләтле башкаручыны үзенә җыйган иде.

Бәйгедә катнашу өчен гаризалар 2021нче елның 9нчы сентябренә кадәр Бөгелмә шәһәре, Краснослободская урамы, 68-нче йорт адресы буенча һәм [email protected] һәм [email protected] электрон почтасы аша кабул ителә. Барлык сораулар буенча 8 (85594) 4-16-98, 89397361461 телефоннары буенча элемтәгә керергә мөмкин.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*