tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Краснодар татарлары мөхәррәм аена багышланган мәҗлес үткәргән
Краснодар татарлары мөхәррәм аена багышланган мәҗлес үткәргән

Краснодар татарлары мөхәррәм аена багышланган мәҗлес үткәргән

Краснодар крае татарларының «Болгар-К» татар оешмасы «Мөхәррәм аеның кыйммәтләре» дигән мәҗлес оештырган.

«Мәҗлес узган якшәмбедә булды. Анда килүчеләр мөхәррәм аеның кыйммәтләре, бу айдагы вакыйгалар турында фикер алышты. Мәҗлестә викторина да үткәрдек, җиңүчеләргә призлар тапшырдык», — диде Краснодар краеның «Болгар-К» татар оешмасы рәисе Роман Динисламов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ул шулай ук мәҗлеснең әһәмиятен билгеләп узды. «Мондый чаралар безнең өчен бик мөһим. Чөнки бергә булганда, без яңа белем туплыйбыз тәҗрибә белән уртаклашабыз. Катнашучыларга бик зур рәхмәт», — диде ул.

Гадел Әхмәтҗанов

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*