tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда татар теленнән имтихан биргән бердәнбер укучыны Марат Әхмәтов кабул итте
Татарстанда татар теленнән имтихан биргән бердәнбер укучыны Марат Әхмәтов кабул итте

Татарстанда татар теленнән имтихан биргән бердәнбер укучыны Марат Әхмәтов кабул итте

Әдилә һәм аның укытучысы Энҗе Әсәдуллина белән бергә Марат Әхмәтов янында очрашуда булды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Президенты карамагындагы телне саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов Әдиләгә һәм аның укытучысы Энҗе ханымга халкыбызның телен саклауга керткән өлешләләре өчен үзенең олы рәхмәтләрен ирештерде. Әдиләнең татар телен чыгарылыш имтиханы итеп сайлавы олы хөрмәткә лаек, милләттәшебезнең бу адымы киләчәктә башкаларга да үрнәк булсын иде, диде Марат Готович.

Безнең белешмә: Шәйхетдинова Әдилә Рәшит кызы  Норма урта мәктәбен тәмамлады. Укыган вакытта “4”, “5” кә генә укып, бик күп уңышларга иреште: геология, инглиз теленнән район, татар теленнән, әдәбиятыннан район, республика олимпиадаларында һәрдаим урыннар алып килде. Татар теленнән республика олимпиадасында  4 ел рәттән призер булды, 2021-2022 нче уку елында авыру сәбәпле катнаша алмады. Римма Ибрагимова исемендәге “Халык зур ул,моңлы ул…” конкурсында катнашып, 2 нче дәрәҗәле диплом белән бүләкләнде. КАИ үткәргән “КАИ-тормыш канаты” конференциясендә җиңү яулады. Быелгы уку елында КФУ үткәргән СВОШ (северо-восточная олимпиада школьников) олимпиадасында катнашып, призлы урын алды. Әдилә быелгы уку елында җәмгыять белеменнән, рус теленнән БДИ, татар теленнән БРИ тапшырды. Рус теленнән-76, җәмгыять белеменнән-74, татар теленнән 86 балл җыйды.  Әдилә кечкенәдән шигырьләр яза, китап укырга ярата. Хыялы-Казан федераль университетына укырга керү, татар теле һәм рус теле укытучысы булу.

baltaci.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*