tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тольятти шәһәре “Язлар моңы” ачык шәһәр фестиваленә әзерләнә
Тольятти шәһәре “Язлар моңы” ачык шәһәр фестиваленә әзерләнә

Тольятти шәһәре “Язлар моңы” ачык шәһәр фестиваленә әзерләнә

Самара өлкәсенең Тольятти шәһәре милли-мәдәни мохтарияте  ТАССРның 100 еллыгы һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына әзерләнү уңаеннан, “Язлар моңы” ачык шәһәр фестиваленә әзерләнә. Ул  2020 елның 22 мартында узачак.

Фестиваль татар халкының милли җыр-моңнарын саклап калу һәм киләчәк буыннарга тапшыру максаты белән инде 8нче тапкыр оештырыла һәм “Уйнагыз гармуннар”, “Милли бию”, “Татар җыры” номинацияләрен үз эченә ала.

“Язлар моңы” фестиваленең абруе елдан-ел арта. Соңгы вакытта анда Самара өлкәсендә  һәм Тольятти җирлегендә яшәгән бик күп яшь милләттәшләребезнең сәхнәгә аяк басулары безне аеруча куандыра, ди оештыручылар.

Биредә шулай ук Татарстан артистларының да чыгыш ясавы көтелә.

Фестиваль Тольятти шәһәренең Автозавод районында урнашкан  “Автоград” мәдәният һәм сәнгать үзәгендә 14:00 сәгатьтә башлана (Юбилейная урамы 8).

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*