tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тормыштан- җыр белән
Тормыштан- җыр белән

Тормыштан- җыр белән

Безнең төбәк татар авыллары, кагыйдә буларак, төрле яктан талантлы кешеләргә бай, Рәшит Ваһапов, Хәйдәр Бигичев, Рамил Курамшин кебек җыр-моң өлкәсендә, бүтән өлкәләрдә бөтен дөньяга танылганнары да байтак, һәвәскәр артистларны инде әйтәсе дә юк, алар бихисап. Шундыйларның берсе – Түбән Новгород өлкәсендәге Петрякста яшәүче Абдулхай ага Измайлов. Ул туган авылында гомер итә, бала чактан бирле үзешчән сәнгатьтә катнаша. Гомер буе тормыштан җыр белән атлагангадыр авырлыкларны җиңүе дә җиңелрәк булган¬дыр, ә тормышы, бигрәк тә бала чагы бал да май булмаган. Әтисен ул бөтенләй бел¬ми, чөнки аны сугышка алганда ул әнисенең карынында гына була, озакламый гаилә башлыгының “хәбәрсез югалды” дигән кәгазе килә. Әнисе Сәлимә апа хәзер туган Абдулхай, берсеннән-берсе кечкенә Фазилә, Харис һәм Рафия белән тол калып, 30 яшеннән “уфалла арбасы”на җигелә һәм балаларын исән-имин үстереп, олы тормышка озата, ә инде аларны кеше иткәнче күргән авырлыкларны ничек итеп ерып чыкканын берүзе һәм Аллаһы Тәгалә генә белә, ачлык, юклык – барысын да тулаем татыйлар.

Бервакыт эссе җәй көнендә әнием мине югалткан. Ә мин чы¬гып китеп, мәче борчагы ашаган¬мын, әле бер кепка җыйганмын да һәм бәрәңге арасында буразнада йоклап киткәнмен. Ничек итеп агуланмаганмын, Ходай Тәгалә саклаган күрәм. Боларны мин, әлбәттә, әнинең елый-елый сөйләгәннәреннән генә беләм”, – дип искә алды бер балачак вакый¬гасын Абдулхай ага.

Барлык ул чор балалары кебек, эшкә дә иртә җигелгән. “Бездә ул чакта ике колхоз иде – юлның бер ягында Жданов исемлесе, икен¬че ягында Чкалов исемлесе. Әни бозаулар карады, ә мин үзем кебек балалыктан чыгып бетмәгән дусларым белән көтү көттем. Үсә төшкәч күршебездә генә яшәүче колхоз рәисе атка утыртты һәм фермалардан кырга тирес ташыдык, шулай ук ашламага халыктан көл җыя идек”, – дип сөйләде әңгәмәдәшем.

Яше тулгач, намус белән хәрби хезмәтен үтәп кайта, армиядә чакта укып, шофер таныклыгы ала. Туган авылына кайткач, бераз фермада, симертү цехында эшли, анда колхозлар кушылган була инде һәм озакламый Абдулхайны ГАЗ-52 машинасына утырталар. “Соңрак, 1970 еллар башында ул чактагы колхоз рәисе Җәфәр абый Измайлов мине Горькийга янгынчылар курсаларына укырга җибәрде һәм укып кайткач янгын депосына җитәкче итеп билгеләде. Шунда 30 елдан артык эшләп, лаеклы ялга чыктым”, – ди Абдулхай ага.

Ул утыз яшьләр чамасында гына гаилә кора. Ник алай соңга калдың, сайладыңмы дигән сорауга: “Юк, кызым, нужа кудым, кызларга йөрергә вакыт юк иде”, – дип җавап кайтарды.

Ул елларда Чуваш Республикасыннан күп кеше безнең өлкәгә ки¬леп, колхозларда эшли иде. Менә Абдулхай ага да фермада савым¬чы булып эшләгән чуаш кызы Ольганы өйләнә һәм алар матур гына яшәп китәләр, яшь килен каен әнисе белән дә тиз арада уртак тел таба, тулаем ислам динен кабул итә. Бер-бер артлы сигез бала¬лары – дүрт уллары, дүрт кызлары туа. Ишле гаиләнең мәшәкате дә күп, бар яктан да тәэмин итәсе бар, әмма тырыш, эшкә батыр әти-әниләре балаларын бернигә мохтандырмыйлар – мал-туар тоталар, бакча үстерәләр, колхозда тырышып эшлиләр, яңадан йорт- җир төзиләр. Балалар да бар эштә булышып, барысына да өйрәнеп, тәртипле булып үсеп җитәләр һәм бер-бер артлы туган оядан оча¬лар. Фәнис, Айсылу, Радик, Риф башкалада төпләнәләр, Айгөл гаиләсе белән Тамбов шәһәрендә яши, Гөлнара белән Гөлфия туган авылларында. Бүгенгә Абдулхай аганың 15 оныгы, инде 3 оныкчыгы да бар. “Байлыгым зур, Аллаһыга шөкер”, – ди ул шатланып. Кызганычка, бала кайгысы да күрергә язган – олы уллары Айнурның вафатына 13 ел булган, ярый әле нәсел дәвамчылары булып өч баласы кала.

Тормыш бит ул сикәлтәле, шатлыгы янәшәсендә кайгы-борчулары да атлый, барысы бергә Ольга апаның саулыгын какшаткандыр да һәм аның бакыйлыкка күчүенә җиде ел булган инде. “Без бик матур яшәдек, тик парлы картлык язмаган шул, кызганычка”, – ди Абдулхай ага. Хәзер ул кызы Гөлфия һәм оныгы Равил белән яши.

Язманың башында аның балачактан җыр-моңга сәләтле булуын язган идек. “Без яшьрәк чакта дус-ишләр белән колхозның кызыл почмагында җыелып җырлый идек. Ә үземә килгәндә, мин һәрчак җырларга яраттым. Рульдә   йөргәндә дә һава керсен өчен тәрәзәләрне төшереп, гел җырлап йөрдем. Сәхнәдә җырлаганда бер дә кулыма микрофон алмадым”, – ди Абдулхай ага һәм шундый матур итеп, көчле, шул ук вакытта моңлы да тавышы белән “Сарман”ны сузып җибәрде, профессиональ җырчыларың якта торсын, хәтта сулышы да кысылмый, ә бит 19 декабрьдә 80 яшен тутырды!

“Мин хәзер дә чакырганда үзешчән сәнгатьтә катнашам. Берәр ел элек район үзәге Пильнаның юбилейлы чарасында Петряксның үзешчән артистлары белән сәхнәләштергән күренеш күрсәттек. Шәхсән мин элеккечә киенеп (клуб мөдире Әхмәр Закиров хәтта чабаталар да табыштырган иде) җырлый-җырлый тирмән тарттым. Картырак кешеләр безнең яннан узганда күз яшьләрен тыя алмады, чөнки аларның башыннан узган күренеш иде”, – дип сөйләде һәвәскәр ар¬тист.

Биергә дигәндә дә һәрвакыт беренчеләрдән булган, җәһәт кенә биеп тә күрсәтте бабакаем, хәтта бер аяктан да биеде. Аның күңел төшенкелегенә бирелмичә, ни барга риза булып, һәр туган көнгә шатланып яшәве ихластан сокла¬ну хисе уята.

“Мин Ходайга саулык, гомер биргәненә бик рәхмәтлемен, тормышыма ризамын. Мәчеткә йөри алмыйм, бераз аяклар авырта, ә өйдә хәтем-догаларымны укыйм, дисбемне тартам”, – ди ул.

Абыйсы Харис Вязникида яши, апасы Фазилә шулай ук Петряк¬ста гомер итә, аның белән гел йөрешеп, хәлләр белешеп то¬ралар, Абдулхай абыйның үзен дә туганнары, аларның бала¬лары игътибардан өзми, менә без аралашкан арада да Фазилә апасының кызы Мансура кереп, хәлләр белеп чыкты. Ә инде үзенең бала-оныкларын әйткән дә юк – җае чыккан саен кайтып, көн саен шалтыратып торалар, ярдәмнән дә өзмиләр. Менә 80 яшьлек юбилее белән котларга да мөмкинлеге булганнары кайткан, әтиләре-бабайлары хөрмәтенә бергәләшеп күркәм генә мәҗлес уздырганнар, бүләкләр биргәннәр. Юбиляр абзыебызның күңеле бул¬ган, әлбәттә, әмма аның өчен иң мөһиме – күрсәтелгән игътибар- хөрмәт һәм шушы саулыгында, якыннарының ярату-ихтирамын тоеп, тагы да юбилейларын кар¬шы алырга язсын Ходай.

Наилә ЖИҺАНШИНА.

Фотолар гаилә архивыннан

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*