Туган телне электрон өйрәнү системасын гамәлгә кертү, интернетның татар секторын киңәйтү көннән-көн актуальләшә. Мәсәлән, «Ана теле» онлайн мәктәбен кулланучылар саны дистанцион уку чорында 24 меңнән артып киткән.
«Шулай да туган телне өйрәнүдә иң нәтиҗәле чак – мәктәпкәчә чор, – дип ассызыклады ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Алабугада мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә. – Туган телләрне өйрәнүнең нәтиҗәсен арттыру, туган телдә сыйфатлы белем алу өчен шартлар тудыру – бу мәгариф системасының, дәүләт структураларының, гаиләнең һәм җәмәгатьчелекнең уртак тырышлыгы белән генә хәл ителә торган бурычлар».
Ләйсән Низамова