tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновски татарлары милли китапханәгә йөздән артык татар басмасы тапшырган
Ульяновски татарлары милли китапханәгә йөздән артык татар басмасы тапшырган

Ульяновски татарлары милли китапханәгә йөздән артык татар басмасы тапшырган

Ульяновск өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе инициативасы белән төбәкнең Владимир Ленин исемендәге фәнни китапханәсендә беренче тапкыр «Китап бүләк итү көне» узган. Китапханә киштәләре йөзләгән татар китабы белән тулыландырылган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин сөйләде.

«Губернатор Сергей Морозов карары белән, 2021 ел Ульяновск өлкәсендә „Китап елы“ дип игълан ителде. Китапка кагылышлы чаралар инде быелдан ук башланды. 180 еллык тарихы булган китапханәгә татар китаплары тапшырылды. Әйтик, биредә танылган Акчуриннар нәселенең гаилә китапханәсеннән 200гә якын уникаль китап саклана. Алар арасында инглиз һәм француз телләрендәге Коръәннәр бар», — диде ул.

Рәмис Сафин киләсе елда Ульяновск өлкәсендә Татарстан язучылары белән очрашулар булачагын, борынгы татар басмалары һәм автографлары тупланган китаплар күргәзмәсен оештыру күздә тотылачагын, әлеге чараларда беренче татар китабы чыгуга 300 ел хакында да сүз алып барылачагын әйтте.

«Китапханәләргә китаплар бүләк итү акциясе шәһәребезнең бердәнбер милли китапханәсендә ел дәвамында бара. Анда узучы чараларга йөрүчеләр бер-ике татар китабы булса да алып килеп тора. Әлеге китаплар архивта сакланачак», — диде Рәмис Сафин.

Зилә Мөбәрәкшина 

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*