tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев “Бөек Ватан сугышы елларында Совет Заполярье сакчыларына” мемориалына чәчәкләр салды
Васил Шәйхразыев “Бөек Ватан сугышы елларында Совет Заполярье сакчыларына” мемориалына чәчәкләр салды

Васил Шәйхразыев “Бөек Ватан сугышы елларында Совет Заполярье сакчыларына” мемориалына чәчәкләр салды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Мурманск өлкәсенә эш сәфәре белән килде.

Бүген ул “Бөек Ватан сугышы елларында Совет Заполярье сакчыларына” мемориалына чәчәкләр салды.

Совет Заполярье сакчыларына мемориаль комплексы 1974 елның октябрендә, Заполярьеда дошман гаскәрләре тар-мар ителүгә 30 ел тулу уңаеннан төзелә. Башта аны Мурманск өлкәсенең үзәк мәйданында урнаштыру планлаштырылган була, ләкин соңыннан моның өчен Кола култыгы өстендәге урын сайлана.

Халык телендә “Алеша” дип аталган бу мемориал Россиядә иң масштаблы һәйкәлләр исемлегенә керә. Аның биеклеге 42 метрны тәшкил итә.

Бүген Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисенең Төньяк диңгез геройлары, Заполярье сакчылары һәйкәленә дә чәчәкләр салуда катнашуы көтелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*