tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Һәр гаиләдә берәр эшмәкәр. Шыгырданда хезмәт аша рухи мирас һәм авыл ничек саклана?

ВИДЕО: Һәр гаиләдә берәр эшмәкәр. Шыгырданда хезмәт аша рухи мирас һәм авыл ничек саклана?

Шыгырдан – көчле икътисады белән аерылып торган авыл ул. Монда 5 300 кеше яши. Гаҗәеп саннар – шуларның 1 028е үз эше белән шөгыльләнә. Димәк, һәр бишенче кеше – эшмәкәр, үзмәшгуль. Авыл нигә бетә диючеләр, һичшиксез Шыгырданга килеп мастер-класс ала ала.

Бер яктан, авылны эшләп яшәүләре нык итсә, икенче яктан – рухи мирас көчле. Хәзер йортлары белән ураза тоталар. Монда бер үзенчәлек бар: күпчелек гаиләләр әби-бабай белән бер нигездә яши. Бу исә, бала тәрбиясендә буыннар чылбырын саклый. Шуңа күрә, ураза тотучы балалар да күп. Бу атнада Чувашиядә 3 төрле ифтар уздырдылар: балалар, хатын-кызлар һәм ирләр өчен. Республика җыенына татар эшмәкәрләре төбәге – Шыгырдан, Урмай, Тукай авылларыннан килделәр

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*