Хәмдүнә апа җырлы гомер яшәде. Ул тамашачысына рәхмәтле була белде. Тугры хезмәт итте. Фонограммага җырлап алдамады. Шуңа күрә сәхнәгә чыкса, һәрвакыт алкышларга күмелде. Концертлары тулы залда узды. Гомере өзелде, ә җыры өзелмәде. Хәмдүнә Тимергалиева татар эстрадасы легендасы булып безнең күңелләрдә мәңге калачак. Без аны еллар узган саен ныграк сагынырбыз әле.