tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев: Юлламада конгресс эшенә шундый зур бәя һәм бурыч куелу – горурлык
Васил Шәйхразыев: Юлламада конгресс эшенә шундый зур бәя һәм бурыч куелу – горурлык

Васил Шәйхразыев: Юлламада конгресс эшенә шундый зур бәя һәм бурыч куелу – горурлык

ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның 2024 елга еллык юлламасында татар конгрессы эшчәнлегенә карата әйтелгән фикергә карашын белдерде.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2024 елга булган еллык юлламасында Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлегенә игътибар бирде һәм конгресска милләттәшләр белән тыгыз эшләргә кушты.

«Ватандашлар белән хезмәттәшлек республиканың тышкы элемтәләренең мөһим юнәлеше булып тора. Биредә төп эшне Бөтендөнья татар конгрессы башкара. Ул бөтен дөнья буенча татар милли-мәдәни оешмаларын берләштерә, төрле төбәкләрдә дәүләт органнары белән хезмәттәшлекне ныгыта. Конгресска милләттәшләр белән эшләү формаларын тагын да камилләштерү мөһим», – диде Рәис.

Васил Шәйхразыев конгресс эшенә шундый зур бәя һәм бурыч куелуны горурлык, дип атады.

«Ел саен юлламада дөнья күләмендә сибелеп яшәгән татарларны берләштерү турында да үзебезгә бурычлар алабыз. Бүген дә ул әйтелде. Һәрбер татар кешесе, татар гаиләсе Татарстаныбызны, мәркәзебез Казанны туган җир итеп күрәләр. Без үткәргән чаралар, Сабантуйлар, фестиваль, бәйгеләр татар телендә Татарстаннан чыга һәм Татарстанга кире кайта. Минемчә, конгрессның эшенә, татар теленә шундый зур бәя һәм бурыч куелу – горурлык. Ныклап берләшеп эшләргә дигән уй белән бүгеннән аны тормышка ашыра башлыйбыз», – диде Милли Шура рәисе.

Васил Шәйхразыев еллык юлламаны республика һәм ил күләмендә әһәмиятле чара булуын да билгеләп үтте.

«Ел саен җитәкчебезнең юлламасын гел көтеп торабыз. Бу республика, Россия, дөнья күләмендә бик әһәмиятле чара. Бүгенге юлламада махсус операциянең Россия өчен иң мөһим чараларның берсе булуы әйтелде. Безгә тизрәк җиңү, җиңү өчен бердәмлек кирәк. Шуңа күрә юлламаның яртысыннан артыгы бөек җиңү турында. Аңа барып җитүнең юллары бөтен яктан да әйтелде», – дип искә алды Васил Шәйхразыев.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*