tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Үрнәк татар гаиләләре
Үрнәк татар гаиләләре

Үрнәк татар гаиләләре

Яңа шәһәрнең Ислам мәдәни-агарту үзәген ачу тантанасында татар гаиләләрен хөрмәтләделәр.

Әлеге чарада гаилә бәйрәмен билгеләп үтүче Әмирҗан Насыйх улы белән Йолдыз Сәйдәхмәт кызы Кутдусовларны олыладылар. Саф мәхәббәт утында янучы ике яшь йөрәк Димитровград шәһәрендә таныша. Ә никахларын алар Ульяновск шәһәренең ЗАГС бүлегендә теркәтә.

Котдусовлар бөтен гомерләрен тырыш хезмәткә багышлаган. Йолдыз Сәйдәхмәт кызы гомере буе балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән. Ә Әмирҗан Насыйх улы хезмәт елларын Авиастарда үткәргән. Алар бәхетле гаилә булып яшәү серләрен яңа гына никахлашкан яшь пар – Дамир Илдус улы һәм Диана Ривеат кызы Сафиулловлар белән бик теләп бүлештеләр. Бер-береңне аңлап, юл биреп, шатлыкларны да, борчуларны да уртак итеп яшәүгә ни җитә, ди Әмирҗан Насыйх улы.

Котдусовлар һәм Сафиулловлар гаиләләрен чын ихластан тәбрик итеп, озак еллар бәхетле булып, исән-имин яшәүләрен теләп калабыз.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*