tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Зәй районында күчмә семинар-практикум булып узды
Зәй районында күчмә семинар-практикум булып узды

Зәй районында күчмә семинар-практикум булып узды

11нче апрельдә Зәй районы Аксар авылы мәдәният йортында оештырылган күчмә семинарда “Мәдәни десант” кунаклары да булды. Алар республикабызның 10 районыннан килделәр.
Күчмә семинар-практикумның максаты — мәдәният оешмалары хезмәткәрләренә консультация бирү, практик һәм методик ярдәм күрсәтү, тәҗрибә алмашу.
Биредә мәдәни өлкәдә дә, гореф-гадәтләребезне саклау, яшь буынга җиткерү, патриотизм буенча да зур эш башкарыла. Хәрби зонага маскировка челтәрләре үрүчеләр, курайчы-кашыкчылар ансамбле, кул эше осталары, картиналар күргәзмәсе кунакларда соклану уятты. Аннан “Кыз урлау” йоласы сәхнәләштерелеп күрсәтелде. Әлеге матур мәдәни чарада “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының җирле бүлеге дә кул эшләреннән торган бай күргәзмә белән катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*