Чувашстанның Комсомол районы Урмай авылында эшләп килүче популяр «Мишәр” ансамбленең сәнгать җитәкчесе, “Татар моңы” конкурсы 3-нче премия лауреаты Илнар Хисамов һәм “Мишәр” ансамбле солисткасы, Чабаксар музыка училищасы студенткасы Рәзилә Серенеева Чувашстан Республикасы Башлыгы Михаил Игнатьев степендиантлары исеменә лаек булдылар.
Яшь милләттәшләребезнең уңышларына сөенеп, аларга киләчәктә тә якташларын, авылдашларын, сәхнәдәшләрен горурландырык гамәлләр башкарырга насыйп булуын телибез.
Урмай авылы сайты материаллары буенча.