tatruen

Архив за день: 18.10.2013

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: “Милләт интеллекты – безнең төп конкурент продукт”

Унҗиденче октябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Евросюз территориясендә яшәүче ватандашлар белән очрашты

Дәвам »

ТР Дәүләт Советында Ринат Закировның матбугат конференциясе үтте

“Бөтендөнья татар конгрессы оешканнан алып, 20 ел эчендә без бик нык үзгәрдек. Мин монда татар халкын күз алдында тотам. Татар халкында үзгәреш булмаса, безнең эшчәнлекнең бернигә дә кирәге калмый. Без халкыбызны “татар дөньясы”, дип атый башладык икән, аның ни белән яшәгәнлеген белер өчен, һәрдаим элемтәдә тору мөһим. Төрле илләрдә, төрле төбәкләрдә яшәгән халык мәгълүмат алуны Татарстаннан башлый. Татарстанга булган омтылыш ...

Дәвам »

Айвар Саттаров: Архитектураның милли йөзе булмау – мәдәни торгынлыктан

Архитектураны ташта гәүдәләнгән музыка диләр. Димәк аны иҗат итү өчен нечкә күңел, кайнар илһам һәм гүзәллекне тоемлау сәләте сорала. Әле тагы төгәллек тә зарур. Төзелеш эшендә һәр миллиметр мөһим.

Дәвам »

Рәмис Аймәт шигырьләре татарны гамьсез йокысыннан уята

Бүген җыр дөньясына килеп керсәң, тузга язмаган шигырь юлларына язылган җырларны тыңлаганда, чәчләр үрә тора башлый. Эстраданың бу кимчелеген сүгә торабыз, ә аңа карап кына мәгънәсез, өч ноталы җырлар кимеми, арта гына бара кебек. Әллә җыр дөньясында саллы шигырь язучы шагыйрьләребез калмады, әллә аларның булганнары да моңа битараф? Тозсыз җырлар арасында йөрәккә ятышлыларын ишетү күңелгә сары май булып ята, әлбәттә. ...

Дәвам »

«Әкият» курчак театры Бакуда һәм Төркиядә уздырыла торган фестивальләрдә катнашачак

Ноябрь уртасында «Әкият» курчак театрының татар труппасы артистлары II Баку Халыкара курчак театрлары фестивалендә катнашачак, ул Әзербәйҗан башкаласында узачак

Дәвам »

“Халкым минем” тапшыруының Төркиягә сәфәре дәвам итә

Инде хәбәр иткәнебезчә, «Халкым минем» тапшыруында  Бөтендөнья татар конгрессының иҗат төркеме Төркиядә яшәүче милләттәшләребезнең яшәешен, көнкүрешен  яктыртырга дип иҗади сәфәргы чыкты. Беренче көнне  төркем Истанбулдагы борынгы мәчетләрнең берсе «Зәңгәр мәчет»тә булганнан соң, Төркиянең башкаласы Әнкара шәһәренә юл тотты. Бу шәһәрдә иң беренче Тукай урамына килеп, татар халкының сөекле шагыйре Габдулла Тукайның һәйкәле янында булдылар. Кичен «Казан татарлары мәдәни һәм ярдәмләшү» ...

Дәвам »