tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар конгрессының 25 еллыгына китап чыкты
Татар конгрессының 25 еллыгына китап чыкты

Татар конгрессының 25 еллыгына китап чыкты

Бөтендөнья татар конгрессының VI съездына санаулы көннәр калып бара. Шушы матур мәшәкатьләр белән тулы көннәрдә татар конгрессының 25 еллыгына багышланган китап-альбом дөнья күрде. Ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров сәламләү сүзе белән ачылып китә.

Басмада татар конгрессының чирек гасыр вакыт тарихына багышланган очерклар, истәлек-хәтирәләр, күпсанлы фотодокументлар урын алган. Шулай ук китапта конгресс эшчәнлегенә карата фикерләр дә тупланган.

Китапның автор-төзүчесе – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты каршында эшләүче мәгълүмати-аналитик идарә хезмәткәре, танылган журналист Мөнирә Сәгыйдуллина. Басма “Ак бүре” нәшриятында чыгарылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*