tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Беренче Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесенең финалына узучылар М.Җәлил шигырьләрен чит телләрдә сөйли

ВИДЕО: Беренче Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесенең финалына узучылар М.Җәлил шигырьләрен чит телләрдә сөйли

Әлеге видеоязмада  13 нче февральдә “Җәлил укулары” әдәби бәйгесенең финал өлешендә катнашучылар шагыйрьнең шигырьләрен тәрҗемәдә укый. Конкурсның йомгаклау өлеше Татарстан язучылар берлеге бинасында урнашкан “Тукай” клубында узды. Балалар шигырҗләрен жюри каршында сөйләде.

Чит телләрдә чыгыш ясаучылар арасында таҗик, төрек балалары да, татарлар да бар. Республика районнарындагы татар мәктәпләреннән килгән укучыларның Җәлил иҗатын инглиз телендә сөйләве аеруча сөендерә. Татарның күренекле шәхесләрен киләчәктә дөньяга таныту нәкъ менә алар кулында бит.

Бәйгенең финал өлеше тәмамланганнан соң, жюри нәтиҗә ясый, ләкин җиңүчеләр исеме игълан ителми. Ул 14 нче февральдә гала-концерт вакытында гына билгеле була.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*