tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Саба районы “Ак калфак” оешмасының эше күпкырлы
Саба районы “Ак калфак” оешмасының эше күпкырлы

Саба районы “Ак калфак” оешмасының эше күпкырлы

Саба районында оешкан татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы күп кыпкырлы эшчәнлек алып бара, читтә гомер итүче милләттәшләребезгә дә ярдәм кулы сузырга тырыша.

Ижауда Сабантуен уздыруда дүртенче ел рәттән Саба районы ярдәм итеп килә.  Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов үз котлавында Сабантуенда башка милләт вәкилләре дә катнашуын билгеләп: “Безнең бәйрәмебез халыклар дуслыгының матур бер үрнәге ул”, – диде.

“Ак калфак”ның Саба бүлекчәсе  Ижау  Сабан-туенда халыкка китаплар сатты. Татарстан китап нәшриятында бастырылган, 3 телгә тәрҗемә ителгән (татарча, русча, инглизчә) “Тукай иленә сәяхәт” – “Путешествие в мир Тукая” китабындагы шигырьләр, әкиятләр, шагыйрьнең тормышына, иҗатына кагылышлы мәгълүматлар, рәсемнәр, төрле биремнәр өлкәннәрдә дә, кече яшьтәге китап укучыларда да зур кызыксыну уятты.

Шулай ук 3 телгә тәрҗемә ителгән (татарча, русча, инглизчә)  “Репка”, “Колобок” рус халык әкиятләре, “Русча-татарча сүзлек” сатып алучыларның күңеленә хуш килде.

Ижау халкы икенче елга да китаплар алып килүебезне сорадылар.

“Ак калфак” татар-хатын кызлары иҗтимагый оешмасы хәбәрләре буенча

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*