tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кабан арты мәчетендәге Рамазан чатыры мөселман хатын-кызларын җыя
Кабан арты мәчетендәге Рамазан чатыры мөселман хатын-кызларын җыя

Кабан арты мәчетендәге Рамазан чатыры мөселман хатын-кызларын җыя

14 июль кичендә Кабан арты мәчетенең Рамазан чатырында мөселман хатын-кызларына багышланган ифтар үтәчәк.

Бүгенге көндә Ислам кануннары нигезендә тормыш иткән хатын-кызларны бизнес алып бару, белем алу, хәйриячелек мәсьәләләре борчый. Ифтар вакытында шушы темаларга сөйләшү, фикер алышу булачак дип көтелә.

Шулай ук чара кысаларында “От сердца к сердцу” (“Йөрәктән йөрәккә”) фонды президенты Тереза Камаловага, Әлмира апа Әдиятуллинага, галимә Резеда Сафиуллинага, дизайнер Җәмилә Сәлаховага, балалар үзәге җитәкчесе Алсу Камаловага кызыксындырган сораулар бирү мөмкинчелеге булачак.

Бу чараны Кабан арты мәчете Татарстан мөфтияте, Татарстан һәм Казан җитәкчелеге рәсми ярдәмендә оештыра.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*