tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Азан” радиосы төрле платформаларда “azan.fm” подкастларын эшләп җибәрде
“Азан” радиосы төрле платформаларда “azan.fm” подкастларын эшләп җибәрде

“Азан” радиосы төрле платформаларда “azan.fm” подкастларын эшләп җибәрде

Подкаст өчен “Азан” радиосы эфирында чыккан иң кызыклы тапшырулар сайлап алына.

Рубрикаларда ислам белән бәйле төрле темалар карала. Хокук мәсьәләләре, намаз дәресләре, догалар, мәчетләр тарихы, күренекле мөселманнарның биографияләре, әхлакый тәрбия һәм башкалар. Мисал өчен, тыңлаучылар татар мәчете архитектурасы турында подкастның беренче эпизодын зур кызыксыну белән кабул итте.

Шулай итеп, хәзер “Азан” радиосын туры эфирда тыңлаудан тыш, күңелегезгә хуш килгән аерым сәхифәләрне “Азан” радиосы сайтының “Тапшырулар” битендә һәм azan.fm подкастлары* аша тыңларга мөмкин.

Хәзерге вакытта azan.fm подкастлары түбәндәге платформаларда чыга:

Вконтакте: https://vk.com/podcasts-66011159

Apple Podcasts: https://podcasts.apple.com/ru/podcast/azan-fm/id1497725966

Яндекс.Музыка: https://music.yandex.ru/album/9921209

SoundCloud: https://soundcloud.com/user-151685480

“Азан” радиосы – татар һәм рус телләрендә тәүлек буе эшләүче мөселман онлайн-радиостанциясе. Ул ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты медиаресурслары структурасына керә.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*