tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дин әһелләренең һәм дини оешмаларның Бөек Җиңүгә керткән хезмәтләре
Дин әһелләренең һәм дини оешмаларның Бөек Җиңүгә керткән хезмәтләре

Дин әһелләренең һәм дини оешмаларның Бөек Җиңүгә керткән хезмәтләре

Быел Бөек Җиңүгә 75 ел тула. Бу көн быел бигрәк тә олуг бәйрәм итеп
билгеләп үтеләчәк. Еллар үткән саен Ватаныбыз азатлыгын үз гомерләрен дә
аямыйча саклап калган ата-бабаларыбыз, фронтта җиңү өчен ил-кырла-
рында көнне төнгә ялгап эшләгән әниләребез, әбиләребез, яшүсмерләр
фидакарьлегенең кыйммәте арта барырга тиеш. Аларның батырлыгы халкыбыз
күңелендә мәңге сакланыр. Мин бүгенге язмамда дин әһелләренең һәм дини
оешмаларның Бөек Җиңүгә керткән хезмәтләре турында сөйләп китмәкче
булам. Бөек Җиңүне якынайтуда аларның да хезмәтләре зур булуын билгеләп
үтәргә кирәк.

Мөселманнарның Уфа шәһәрендә урнашкан Үзәк диния нәзарәте рәисе мөфти
Г.З.Рәсүлев 1941 елның 2 сентябрендә “Барлык мөселман мәхәлләләренә”
мөрәҗәгать язып чыга. Ул бу мөрәҗәгатендә СССР халкын, ил азатлыгы өчен
сугышта, батырлырча көрәшергә чакыра. Үзенең мөрәҗәгатен Коръән һәм
хәдисләр белән бәйләп аңлата. Соңарак мөфти Г.З.Рәсүлев радио аша
бөтендөнья мөселманнарына мөрәҗәгать белән чыга.
1942 елның 15-17 маенда, Уфада, дин әһелләренең киңәйтелгән киңәшмәсе
уздырыла. Монда фашизмга каршы көрәшкә барлык илләр халкын чакыралар. Бу
мөрәҗәгать газеталарда татар һәм казах телендә 4500 данә, үзбәк телендә
3000, таҗик, төркмән, кыргыз телләрендә 2000әр данә бастырылып таратыла.
Мөрәҗәгатне гарәп шрифты белән дә басалар.

Бу мөрәҗәгаттән соң мөселман халыклары арасында фронтка ярдәм фондлары
оештырыла. Күп кенә җирләрдә акча җыеп самолетлар, танклар төзелә.
“Известия” газетының 1943 елның 3 март санында Г.З.Рәсүлевның
И.В.Сталинга телеграммасы басылган. Мөфти Г.З.Рәсүлев танк колоннасы
төзү өчен үзеннән 50 мең сум акча бирүен һәм бу изге эшкә башка
мөселманнарны да чакыруы турында яза. И.В.Сталин җавап телеграммасында
мөфтигә рәхмәт белдерә. Чыннан да, фронтка техника төзү өчен акча җыю
1943 елдан активлаша. 1943 елда беренче танк армиясе Дагыстанлылар
акчасына төзелгән танк колоннасы алалар һәм бу колоннага “Имам Шамил”
исеме бирелә.

1943 елның 5 октябренә, оборона фондына Үзбәкстаннан 100 мең сум,
Казахстаннан 397 мең сум акча һәм 1090 центнер ашлык, 700 тавык, 80
тәкә, 10 баш эре мөгезле терлек бирелә. Ташкент мөселманнары 36 мең
сумлык, Андижанлылар 50 мең сумлык заемга язылалар. Шулай ук бу җирлектә
танк колоннасы төзүгә Ташкент мөселманнары 50 мең сум, Көнбатыш
Казахстан өлкәсеннән 60 мең, Ош өлкәсеннән 103 мең, Ленинабад өлкәсеннән
20 мең сум акча җыеп тапшыралар.
1944 елда Татарстан мөселманнары Кызыл Армия фондына 616 мең сум, ә
сугыш елларында барысы 1500000 сум акча җыеп тапшырганнар. Шул ук 1944
елда Башкортстан мөселманнары 192655 сум акча, 200кг. бәрәңге, 25 тун тапшыралар. Уфадагы Үзәк диния нәзарәте тарафыннан сугыш елларында 2 миллионнан артык акча җыела. СССРда ул елларда уртача хезмәт хакы 435 сум булганлыгыннан чыгып бу
акчаларны җыюга күпме көч кирәклеген белеп була.

Малмыж районы Таң авылы мәчетендә берничә тапкыр мөфти Г.З.Рәсүлевнең
1941 елның 2 сентябрендәге “Барлык мөселман мәхәлләләренә” мөрәҗәгате
укыла. Шуннан соң 150 сум акча җыелып фронт фондына тапшырыла. Иске
Йөрек мәчетендә дә мөфти мөрәҗәгате укыла һәм фронтка 75 сум акча җыела.
Пүлән районы Түбән Шөн мәчете имамы Ихсанов Фатих мөфти мөрәҗәгатен укып
аңлатканнан соң Кызыл Армиягә өстәмә рәвештә җылы киемнәр һәм акчалата
ярдәм җыярга чакыра. Дин тотучылар бу чакыруга кушылып күп кенә җылы
киемнәр һәм акча җыеп тапшыралар. Мондый ярдәм эшләре башка мәчетләрдә
дә оештырыла. 1945 елның 9 маенда мөфти Г.З.Рәсүлев И.В.Сталинны Бөек Җиңу белән котлап телеграмма җибәрә.

Бөек Җиңүне якынайтуга керткән хезмәтләре өчен бик күп дин әһелләренә
дәүләт бүләкләре тапшырыла. Бөек Ватан сугышы елларында патриотик эшләр
алып барганы өчен СССР Югары Советы карары буенча, 1955 елда, Казахстан
һәм Урта Азия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Б.Габделмәҗитов
Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. Бүләкләнүчеләр арасында
мөфти Исмаил Әхмәдов, Казан Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Әбделкәрим
Яруллин, Оренбург җәмиг мәчете имам-хатыйбы Яхия Имаметдинов һәм башка
күп кенә дин әһелләре бар.

Сугыш елларында дин тотучыларның көндәлек намазлары, җиңүне сорап кылган
изге догалары да Бөек Җиңүне якынайтуга өлешләрен керткәннәрдер. Аннан
соң, илебездәге мөфтиләрнең дөнья мөселманнарына мө- рәҗәгате буенча,
кайбер мө- селман илләреннән шактай гына ярдәм килүе дә билгеле.
Бу кыска гына язмамда дин әһелләренең һәм дини оешмаларның сугыш
елларындагы изге хезмәтләрен тасвирлап бетерергә мөмкин түгел. Шулай да
аларның да бу юнәлештә хезмәтләренең зур булуын онытмыйча рәхмәт сүзләре
белән искә алсак иде. Динебезнең һәм дин әһелләренең кешелек
дөньясындагы әһәмиятен, кадерен белеп яшәсәк тормышыбыз ямьле, бәрәкәтле
булыр.

Эдуард ИСЛАМОВ.

“Дуслык” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*