tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөфти үзизоляция чорында авыл имамнарына матди ярдәм күрсәтү буенча карарлар кабул итте
Мөфти үзизоляция чорында авыл имамнарына матди ярдәм күрсәтү буенча карарлар кабул итте

Мөфти үзизоляция чорында авыл имамнарына матди ярдәм күрсәтү буенча карарлар кабул итте

Бүген, Рамазан аеның 14-нче көнендә (7 майда), ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә видеоконференция рәвешендә Татарстан Республикасы имам-мөхтәсибләренең чираттагы утырышы узды. Киңәшмә эшендә республикабызның 48 имам-мөхтәсибе һәм 9 казые катнашты. Утырышны Татарстан мөселманнары башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин уздырды. Ул көн тәртибендәге төп сорау итеп үз-үзеңне читләштерү режимы һәм катлаулы икътисади вәзгыять шартларында республика имамнарына һәм мәчетләренә ярдәм итү чаралары күрү турындагы мәсьәләне билгеләде.

Утырыш Коръән уку белән башланып китте. Кәлам Шәриф аятьләрен Яшел үзән районы мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин укыды. Аннары мөхтәсибләргә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөрәҗәгать итте. Үзенең чыгышында ул хәзерге чорда сәдакаларның кискен кимүе аркасында мәчетләрдә, бигрәк тә авыл җирлекләрендәге Аллаһ йортларында, авыр финанс хәле күзәтелүен искәртте. Шул ук вакытта, мәчетләргә йөрү вакытлыча туктатылып торуга да карамастан, хәзрәтләр, барлык санитария таләпләрен үтәп, онлайн рәвештә дини эшчәнлекне алып баруларын дәвам иттерәләр, мәчетләрнең эшчәнлеген күзәтчелектә тоталар, шулай ук тәүлек әйләнәсе җеназа озату, исем кушу, никах уку кебек гореф-гадәтләрне халык үтенече буенча башкаралар. Моннан тыш, билгеле булганча, мәчетләр мөселманнарның зәкят-сәдакалары хисабына көн күрә, шушы акчалар торак-коммуналь хезмәтләрне түләп барырга мөмкинлек бирә. Хәзер исә алар акчасыз калды. Имамнар үзләре дә күп очракта күпбалалы гаиләләр тота. Аларга килеп туган вәзгыятьтә ярдәм күрсәтү максатыннан, ТР мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы район һәм авыл мәчетләренә һәм Татарстан имамнарына финанслар бүлеп бирү хакында хәбәр бирде. Мөфтинең тәкъдимен мөхтәсибләр бертавыштан хуплады һәм дин кардәшләр тарафыннан да хәзрәтләрне ярдәмнәреннән калдырмауларына өметен белдерде.

Шунысы да игътибарга лаек, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре арасында имам булып хезмәт итүчеләр дә өстәмә ярдәм алачак. Бу хакта Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган чаралар турында фикер алышу барышында шулай ук бүгенге видеоконференция кысаларында игълан ителде. Әлеге истәлекле бәйрәм көне уңаеннан мәчетләрдә дини эшчәнлек алып баручы йөздән артык хөрмәтле ветеран ТР мөселманнары Диния нәзарәтеннән азык-төлек күчтәнәчләре алачак.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*