tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Роберт Миңнуллин иҗатына багышланган халыкара конференция уза
Казанда Роберт Миңнуллин иҗатына багышланган халыкара конференция уза

Казанда Роберт Миңнуллин иҗатына багышланган халыкара конференция уза

11-12 октябрь көннәрендә КФУның Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның 70 яшьлек юбилеена багышланган «Шәрык һәм гареб контекстында төрки халыкларның әдәбияты һәм сәнгате» дип аталган Халыкара фәнни-гамәли конференция уза. Чара КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында үткәрелә.

Кичә Роберт Миңнуллин белән очрашу һәм китапларының презентациясе булды. Бүген 10:00 – 11:00 сәгатьтә Халыкара конференциянең актлар залында тантаналы ачылышы, шунда ук 11:00-13:00 сәгатьтә «Шәрык һәм гареб контекстында төрки халыкларның әдәбияты һәм сәнгате» конференциясенең пленар утырышы булачак. Соңыннан конференциянең секцияләре эшләячәк.

Пленар утырышның модераторлары: Баку дәүләт университетының профессоры Рәмис Әскәр, И.Н.Ульянов исемендәге Чувашия дәүләт университеты профессоры Виталий Родионов һәм КФУ профессоры Фоат Галимуллин.

magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*