tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Омскида өлкәннәр һәм балалар кичәләрне бергә җыелып уздыра башлаганнар
Омскида өлкәннәр һәм балалар кичәләрне бергә җыелып уздыра башлаганнар

Омскида өлкәннәр һәм балалар кичәләрне бергә җыелып уздыра башлаганнар

Омскида беренче мәртәбә бәйрәм кичәсе балалар һәм зурлар өчен бергә узды. Оештыручылар: Омскиның шәһәр милли-мәдәни мохтарияте каршында эшләүче “Ак Калфак” оешмасы активы. Кичә ике бәйрәм – Ватанны саклаучылар көне һәм Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан үткәрелде. Иганәчеләр ярдәмендә чәй өстәле дә  әзерләнде.

Балалар өлкән апаларына, абыйларына җырларын бүләк иттеләр. “Ак Калфак” ның иҗат төркеме, оешманың җитәкчесе Фәгыйлә Чумарова концерт программасын үзләренең җырлары белән бизәде. Мохтариятнең рәис урынбасары Марат Катыров “Ак калфак” хатын-кызларына чәчәкләр бүләк итте. Кичә барышында хатын-кызның гаиләдәге роле, балаларны тәрбияләүдә тоткан урыны турында да фикер алыштылар.

Розалия Сайганова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*