tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Камада рәссам Әбүзәр Габдрахманов күргәзмәсе ачылды
Түбән Камада рәссам Әбүзәр Габдрахманов күргәзмәсе ачылды

Түбән Камада рәссам Әбүзәр Габдрахманов күргәзмәсе ачылды

Түбән Камада ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы Әбүзәр Габдрахмановның шәхси күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә Әхсән Фәтхетдинов музеенда  урнашкан.

Экспозициядә 53 эш тәкъдим ителгән, аларда рәссам туган җир матурлыгын сурәтләгән. Күргәзмә 20 февральгә кадәр эшләячәк.

Әбүзәр Габдрахманов 1954 елда Сарман районы Азалак авылында туган. Ул төрле жанрларда эшли: пейзаж, натюрморт, портретлар иҗат итә. Аның картиналары Украина, Грузия, Үзбәкстан, Россия һәм Татарстан шәһәрләрендә шәхси коллекцияләрдә урын алган.

tat.e-nkama.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*