tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Шәкертләр бәйрәме” – балалар Сабан туе
“Шәкертләр бәйрәме” – балалар Сабан туе

“Шәкертләр бәйрәме” – балалар Сабан туе

5 район, 12 татар авылы, 200 дән артык сабый. Оренбур өлкәсе Шарлык районының «Мосафир» мәчетендә иң зур балалар Сабан туе гөрләде.

Бәйрәм белән котлаучылар арасында тирә-як район-авыллардан килгән күп санлы кунаклар да бар иде.

12 команда сәхнәдән 7 номинация буенча ярышты. Бәйрәм, гадәт буенча, коръән аятьләрен укудан башланды. Ислам нигезләре буенча алган башка белемнәрен дә күрсәттеләр. Әлбәттә, иҗади конкурслар да урынлы булды.

Бәйрәм булгач саллы бүләкләр дә каралган: “Оренбур өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтеннән беренче урын алган командага телевизор, 2-3 урыннар өчен акчалата бүләкләр каралган”, – дип белдерде Оренбур өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Әлфит хәзрәт Шәрипов.

Балаларның әти-әниләре дә, әбиләре дә оештыручыларга рәхмәтле. Әлеге чара гаилә кыйммәтләрен ныгытуда җәмгыятьнең нигезе булып тора, дип сөйләде алар.

 

Инде 2 нче “Шәкертләр бәйрәменең” үткәрү урыны үзгәрә – ул бәйгедә җиңүче команда җирлегендә, Пономаревка районының Дүсмәт авылында үтәчәк.

Фирүзә Әбсәламова

Оренбург

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*