tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Удмуртиядә Александр Волков истәлегенә турнир узды
Удмуртиядә Александр Волков истәлегенә турнир узды

Удмуртиядә Александр Волков истәлегенә турнир узды

24 февральдә Удмуртия республикасының милли-мәдәни оешмалары арасында мини футбол буенча XII Республикакүләм чемпионаты узды. бу хакта социаль челтәрләр аша “Яңарыш” газетасы хәбәр итә. Анда  “Иман” татар яшьләре берлеге командасы беренче урынны яулый.

Әлеге турнир Удмуртиянең беренче президенты  Александр Волковка багышланган. Аны һәр ел саен Халыклар дуслыгы йорты Әрмән милли оешмасы “Урарту” тәкъдиме белән уздыра. Быел турнирда 12 команда катнашкан. Алар арасында хәтта Африка яшьләр оешмасы да була.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*