tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әсәкәйдә чик сакчыларына һәйкәл куйдылар
Әсәкәйдә чик сакчыларына һәйкәл куйдылар

Әсәкәйдә чик сакчыларына һәйкәл куйдылар

Оренбург өлкәсенең Әсәкәй районында чик сакчыларына һәйкәл ачылды. Хәзер бу җирлектә аллея һәм яңа һәйкәл бар.Чик сакчыларының хезмәте җиңелдән түгел: Русия Федерациясенең чиге дөньяда иң озыны, өстәвенә, башкаларга караганда күрше илләр дә күбрәк – 18 ил белән чиктәш. Бүгенге көндә районда төрле елларда чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән ир-егетләр яши.

 

Илдус Дәүләтов, Рифат Гаделшин, Илдар Гаффаров, Гәйфетдин Мөхәрәмов – 4 якташның бергә армия сафларына алынганына да нәкъ 30 ел булган. Алар бергә Калининградта хезмәт итә. Монумент та алар тәкъдиме белән барлыкка килә.
Мемориал кыска вакыт эчендә булдырыла. Бер ел элек уйланган, ике айда эшләнгән. Һәйкәлне ясау, үзе дә хәрби хезмәтне чик сакчысы буларак үтүче , Оренбург өлкәсенең татар милли – мәдәни мөхтәрияте җитәкчесе Илдус Дәүләтов ярдәмендә башкарылды.
Һәйкәл кую өчен шактый акча кирәк – бер миллион ярымга төшкән. Әлеге гранит плитәдә ил чиге баганасы янында алюминийдан ясалган чик сакчысы һәм аның сак эте сурәтләнгән.Скульпторы – Александр Ямаеев. Һәйкәлнең биеклеге – 2.20, пьедесталы -1.80.

Егетләр тыныч тормышта да үзләрен яхшы хезмәткәрләр, үрнәк гаилә башлыклары, ышанычлы ир-егетләр итеп танытты. Хәрби киемнәрдә, күкрәкләре батырлыкларын данлап кояш нурында чагылган орден-медальләр тулы ир-егетләребез бер-берсе белән кочаклашып күрешә, хәл-әхвәл белешәләр. Тезелергә команда булуга, хәрби хезмәттәге төгәллек белән, алар тигез сафларга басты.

Чарага хәрби ветераннар, предприятие җитәкчеләре, «Яшь армия» клубы отрядлары, хакимият вәкилләре, авылдашлар җыелды. Монумент стадионның икенче өлешендә урнашкан. Тантанага килүчеләр бу урын яшь буында патриотик хисләр тәрбияләүче тагын бер мөһим мемориаль объект булачак, дип белдерделәр.

Һәйкәлне төзүдә актив катнашучыларга Рәхмәт хатлары тапшырылды. Илебез иминлеген саклап шәһит киткәннәр истәлегенә залплар яңгырады, бер минут тын тордылар. Дан аллеясын тагын да тулыландырып калыккан һәйкәл чәчәк бәйләмнәренә күмелде.

Рәсми өлеш тәмамланганнан соң балалар җырлар, биюләр башкарды.
Һәйкәл ачу – күңелле вакыйга буларак истә калыр.Бу символ алга таба барлык элеккеге чик сакчыларын берләштерәчәк. Барлык буын сакчыларына дан һәйкәле- Әсәкәйнең бизәге генә түгел, ә яшьләр өчен тәрбия һәм хәтирә урыны да булыр.

Фирүзә Әпсәләмова

Оренбург

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*