tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар оешмасына – 50 ел
Татар оешмасына – 50 ел

Татар оешмасына – 50 ел

Анкара шәһәрендә эшләп килүче Казан мәдәният һәм ярдәмләшү оешмасы үзенең 50 еллыгын билгеләп үтте. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты делегациясе дә катнашты.

“Илебез буенча да, дөнья буйлап та 50 еллык тарихы булган бу бердәнбер оешма. Анкарадагы Казан мәдәният һәм ярдәмләшү оешмасы Манчуриядән, Кытайдан, Кореядан Төркиягә күчеп килгән татарлар тарафыннан оештырыла. Бәйрәм кичәсенә дә шактый халык җыелган иде, хәттә Америкадан, Канададан, Төркиянең зур шәһәрләреннән килгән кунаклар да бар иде. Яшьләрне күреп бигрәк тә сөендем. Элегрәк оешмада татар яшьләре бик сирәк күренәләр иде”, – дип фикерләре белән уртаклашты әлеге кичәдә катнашкан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Марс Тукаев.

Түбәндәге фоторәсемнәрдә бәйрәм кичәсеннән күңелле мизгелләр:

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*