tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Президенты зурлады
Татарстан Президенты зурлады

Татарстан Президенты зурлады

«Киров өлкәсе татарлары конгрессы» өлкә иҗтимагый оешма рәисе Равил
Нургалеев Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның рәхмәт
хатына лаек булды. Бу зур бүләк  2019 елның 17-19 декабрь көннәрендә
Казанда үткән «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумында Бөтендөнья
татар конгрессын башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров тарафыннан
тапшырылды.

“Молот оружие” машина төзүчеләр заводы генераль директоры, Киров
өлкәсе кануннар чыгару алтынчы чакырылыш  җыелышы депутаты Равил әфәнде
өлкә күләмендә бик күп җәмәгать эше алып бара, ул иганәче буларак та
танылган кеше. Һәм менә 2017 елдан “Киров өлкәсе татарлары конгрессы”
иҗтимагый оешманың рәисе булып тора. Татарстан Республикасы Президенты
Рөстәм Миңнеханов безнең Равил Нургалеевка үзенең рәхмәт сүзен татар
халкының рухи-әхлаки һәм мәдәни традицияләрен саклап калу һәм үстерүгә
керткән зур өлеше өчен җиткерде.

Равил әфәндене дәрәҗәле бүләк белән тәбриклибез. Ватаныбызда Равил
Нургалеев кебек асыл ир- егетләр булу белән горурланабыз һәм аны
тәрбияләгән әтисе Рамил әфәнде һәм әнисе Нурҗиһан ханым алдында баш иябез.

Шәмсия ХӘЛИМОВА.
“Дуслык” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*