tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тылсымлы китапчык
Тылсымлы китапчык

Тылсымлы китапчык

Яратам мин «Яңарыш»ны
Нигәме, — әйтеп салам:
“Алтын йомгак» битендә
Рәсемем, язмам чыга
Шуңа күрә һәр санын
Шатланып көтеп алам.
— дип язган Илүзә Шаһабиева Тәбәрле авылыннан 2014 елда дөнья күргән “Алтын йомгак” журналында.

Чыннан да, газетабызның “Алтын йомгак” бите иң матуры, иң яктысы, иң самими, иң нурлысыдыр, мөгаен… Әгәр, шундый могҗиза булып, балалар бу битне укыганда, үз шигырьләрен, хикәя-язмаларын күреп куану, шатлану, горурлану кебек кичерешләрне үлчәп булса, иң саллы бит – “Алтын йомгак” булыр иде! Һичшиксез! Чөнки бала бит ул ихлас, аның хисләре дә саф, бар дөньяны урардай зур, шатлыгы күкләргә җитәрдәй, рәхмәте дә яшиселәрне китерә торган!.. Инде менә елга бер тапкыр кулларына “Алтын йомгак” исемле журнал да алалар балалар.

Кулымда — 2019 елның “Алтын йомгагы”. Искиткеч матур эшләнгән, бай эчтәлекле. Күзләрем, әлбәттә, тышлыктагы рәсемнәргә төште. Үзебезнең милли җанлы, бик мөлаем, сөйкемле Ләйсирә Юсупованы күреп, бер сөенсәм, «Яңарыш» кызларының балаларын күреп, икенче сөендем. Күпме татарлык бу балаларда! Күпме шатлык, куаныч?! Журналның һәр бите тирән эчтәлекле, матур, әдәби тел белән язылган язмалар, шигырьләр белән тулы.

Батырлык, матурлык дөньясына алып керүче әкиятләр дә, әти-әнигә хөрмәт, әби-бабайга ихтирам тәрбияләүче гаилә тормышы да, белем иленә сәяхәтләр дә, үткәннәрне барлау, бөек шагыйребез Г. Тукайны зурлау да урын алган бу тылсымлы китапчыкта. Журнал рәсемнәр белән дә баетыл­ган. “Буягыз” битләрендә Әхәт Фаррахов бик матур рәсемнәр ясаган. Алай гына түгел, буяган вакытта бу сүзләрнең русча, татарча һәм удмуртча әйтелешен белергә мөмкин. Менә шундый журнал! Бу искиткеч кызыклы, файдалы басманы әзерләп, нәшер итүчеләргә зур рәхмәт диясе генә кала.

Мин үзем “Алтын йомгак” журналының чыга башлавын матурлык конкурсына тиңләр идем. Нәкъ шундагы кебек бит: башта өйдә язасың, сызасың, бозасың, аннан газетага җибәреп карыйсың, яхшы булса – иҗат җимеше басыла, ә аннан соң, яхшыларның иң-иңнәре сайланып, “Алтын йомгак” журналында дөнья күрә. Әле рәсемең дә булса?! Менә бу җиңү, ичмасам! Иҗат сәхнәсендәге җиңү! Ә алга таба, балалар, тагы да зуррак уңышлар килә: кемдер укытучы, кемдер журналист, кемдер тәрбияче һөнәрен сайлый. Хәтта табиб, косметолог, космонавт, чәчтараш булсаң да, һәрнәрсәгә иҗади якын килә белү кирәк.

Тормыш матурлыгын бары күрергә өйрәнергә, күбрәк укырга кирәк. Милли җанлы булыгыз, сүз байлыгыгыз артсын, күңел касәләрегез тулып түгелсен, кулларыгыз каләмгә үрелсен! Алдагы елларда “Алтын йомгак” журналында үзегезнең иҗат җимешләрегезне дә күреп сөенергә язсын!

Әлфирә Низамова,
Исәнбай авылы.
yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*