tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Удмуртиянең Сарапул татарлары “өй”ле булды
Удмуртиянең Сарапул татарлары “өй”ле булды

Удмуртиянең Сарапул татарлары “өй”ле булды

Удмуртиянең Сарапул шәһәре татарлары жыелыр урынлы булды. Алар хәзер биш катлы йортның беренче катында 100 кв м.дан артык мәйдан били. Җирле милли оешма “өе”нә татар эшмәкәрләре ярдәме белән ремонт ясалды. Хәзергә рәсми исеме юк, халык теленә “Татар йорты” дип кереп бара.

Татар йортында туган тел, кул эшләре осталары тугәрәкләре эшләячәк, “Ак калфак” ханымнары шунда жыелачак. 23нче декабрьдә Татар йорты ишекләре балалар өчен чыршы бәйрәме белән ачылды. Оештыручылар фойеда чыршы бизәгәннәр, татар көнкүрешен чагылдырган музей почмагы эшләнде. Балалар янына Кыш бабай, Кар кызы килде. Чыршы бәйрәмен уздыруда Ижау үзешчәннәре булышты. Балалар һәм әти-әниләр канәгать булып таралды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*