tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Яшик әле, сөенеп”
“Яшик әле, сөенеп”

“Яшик әле, сөенеп”

Ульяновск шәһәрендә гомер итүче җырчы һәм шагыйрә Җәмилә Мифтахованың Сембер сәхнәсендәге иҗади эшчәнлегенә багышланган кичә әнә шундый исем астында узды. Зал тутырып килгән тамашачы яраткан җырчыларын аягүрә басып алкышлады, кочак-кочак чәчәк бәйләмнәре белән зурлады.

Аның матур тавышы борынгы сембер төбәгендә татар җырына битараф булмаган һәр кешегә дә таныш дисәк һич кенә дә ялгыш булмас. Җәмилә беркемне дә кабатламыйча, кемгәдер охшарга тырышып җырлый торган җырчы да түгел. Аның халыкчан үз тавышы, үз җырлау манерасы бар.

Җәмилә Татарстанның Чүпрәле районы Түбән Каракитә авылында Зәйдулла абый белән Нажия апаның 8 балалы гаиләсендә төпчек бала булып дөньяга килә. Җәмиләнең апасы Кадрия ханым әйтүенчә, өйгә кунаклар килсә, кечкенә кызны урындыкка бастырып һәрчак җырлата иделәр, ди.

Моннан 20 ел элек ул Ульяновскида яңа гына ачылган татар мәдәният үзәгендә сәнгать җитәкчесе булып эшли башлый. Шул вакыт эчендә ул өлкәбезнең татарлар яши торган һәр авылдагы клубларда чыгыш ясарга, төрле дәрәҗәдәге фестиваль-конкурсларда катнашып лауреат исеменә лаек булырга да өлгерә.

Туган авылының кечкенә генә сәхнәсендә үзенең иҗат юлын башлап киткән Җәмилә Мифтахова бүген “Сембер җыры” өлкә конкурсы лауреаты һәм шулай ук Бөтенроссия Рәшит Ваһапов исемендәге татар җыры конкурсында да лауреат дипломына лаек булды. Ә моннан берничә ел элек аның “Истәлек” дигән беренче компакт дискы да дөнья күрде. Иҗат кичәсендә әлеге дискка кергән җырлар да яңгырады. Иҗат кичәсендә Җәмилә тамашаачы өчен җырчы буларак кына түгел, шагыйрә буларак та танылды. Ул язган шигырьләренә көйләрне дә үзе иҗат итә. “Сине көтәм” җыры шуларның берсе.

Зал тутырып килгән тамашачы гади һәм һәр сүзне аңлаешлы итеп, һәрбер нотаны тоеп, халкыбызның инде онытыла башлаган көй-моңнарын да заманча алымнар кулланып җырлаучының мондый иҗат кичәләрен алдагы елларда да оештырырга кирәк дигән фикер белән таралышты.

Рамис Сафин, Ульяновск

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*